+2 °С
Кар
Яңа Балтач авылы китапханәсе китапханәчесе Эльвина Шаһиҗанова социаль хезмәт алучыларны «Мәрхәмәтлелек көне»нә чакырды. Чара Сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елына багышланды. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яши? Алар көн саен нинди проблемалар белән очраша? «Бергәләп булдыра алабыз» әңгәмәсенең темасы да шушы хакта булды. Чара китап күргәзмәсен караудан башланды. Артабан чарада катнашучылар аларның тормышы һәм көнкүреше, бию конкурсына әзерлек турында сөйләштеләр. Очрашу күңелдә җылы хисләр калдырды.