ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура и искусство
26 сентябрь , 15:55

Картая мени соң йөрәк?”

Тиздән – өлкәннәр көне

Картая мени соң йөрәк?”
Картая мени соң йөрәк?”


Һәр елны, 1 октябрьдә, олуг бәйрәм – Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Безнең районда ул инде күркәм традициягә әверелде. Бу бәйрәм якынлашанда авыл мәдәният йортларында Өлкәннәр көне зурлап уздырыла. Иске Калмаш авылы мәдәният йортында быел да шулай булды.
25 сентябрь көнне “Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыяте филиалы белән берлектә Иске Калмаш авыл мәдәният йортында “Картая мени соң йөрәк?” дип исемләнгән өлкән буын кешеләре өчен күркәм концерт оештырылды.
Иң тәүдә чарада катнашучыларны Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Арнаутова һәм аның урынбасарлары сәламләде. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары өлкән буын вәкилләрен музыкаль бүләкләре белән сөендерде. Абый-апалар күңелләре булганчы ял итеп, яшьлекләрен искә төшерде, уңай хис-кичерешләр алды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: