+2 °С
Кар
Район мәдәният йортының тамашалар залы кичә оста гармунчыларыбызның һәм үзешчәннәрнең җыр-моңына күмелде. Биредә "Моңга бай гармун бәйрәме" дип исемләнгән район бәйрәме үтте. Анда 18 яшькә кадәр балалар, урта һәм өлкән буын гармунчылары катнашты. Тамашачылар районыбызның иң оста гармунчыларының куллары талганчы уйнаганнарын тыңлап, моң диңгезендә йөзеп, рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәм иң дулкынландыргыч мизгелләр – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң-иңнәр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.