ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәт кешеләрен данлап

Кичә Чакмагышта Ватаныбызның тарихына кереп калырдай сөенечле вакыйга –  райондашларыбызның   буыннан-буынга килгән фидакарь хезмәт батырлыгын данлаган “Хезмәт даны” скверын ачу тантанасы булып узды.

Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
 “Башкортстан Республикасында уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасы чикләрендә булдырылган әлеге скверны ачу чарасына бик күп чакмагышлылар, район халкы җыелды. Бу истәлекле урынның чагу бизәге –  диодлы фонтан һәм барлык хезмәт ияләренең бердәмлеген символлаштыручы  арт-объект. Ул авыл хуҗалыгы эшчәннәренең тырыш хезмәтен тасвирлаган игенченең беренче эш коралы буларак – урак, район икътисадын үстерүгә озак еллар зур өлеш керткән механика, май, кирпеч заводлары хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтләрен күзаллаган чүкечтән һәм төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт күрсәтеп зур уңышларга ирешкән барлык райондашларга   хөрмәтне чагылдырган кызыл йолдыздан тора. Шулай ук тирә-як территорияне “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә район Советы депутатлары утырткан каштан агачлары бизи, халыкка ял итү өчен уңайлык тудыру максатларындагы   эскәмияләр, балаларга атыну таганнары урнаштырылган.
Тантаналы чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев, муниципаль хезмәт ветераны Геннадий Фотеевич Крюков, “Гидравлика” механика заводы хезмәт ветераны Рая Миңнеәхмәт кызы Солтанова сәламләде һәм чыгыш ясады. 
– Әлеге күркәм, истәлекле скверны ачу  безнең  өлкән һәм яшь буын   вәкилләре идеясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Без хезмәт кешесен данлыйбыз. Алда әйтеп үтелгәнчә,  районыбыз  унике Социалистик Хезмәт Герое белән дә дан казанды. Алар икътисадыбызның төрле тармакларында эшләп,   районыбыз данын күтәрделәр. Бу урын барлык районда яшәүчеләрне  дә   үзенә тартып торыр, яраткан ял итү урынына әверелер, дип ышанам һәм барыгызны да аны тәртиптә, чисталыкта тотарга чакырам, – диде район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев, аны төзүне җитәкләгән шәхси эшкуар Рифат Мизхәт улы Мәҗитовка Рәхмәт хаты тапшырып.
– Бу урында нәрсә буласын озак фаразладык. Һәм биредә сквер  төзү турында дөрес карар кабул ителде, дип уйлыйм. Безнең Гаилә ялы, Җиңү паркы бар һәм нәкъ менә безгә шушы сквер  җитми иде. Районыбызда тырыш, хезмәт сөючән халык яши,   алар республикада   елдан-ел иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Социалистик Хезмәт Геройлары да бездә күп. Мөгаен, монда мактау тактасы да һәм башка күп нәрсәләр  дә булыр.  Барыгызга да   кичке ялыгызның матур узуын һәм  бәхетләр  телим, – диде чыгышында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов.
Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев районыбызның  сәнәгатьчеләре, җитештерүчеләре коллективы, су-канализация,  электр челтәре  хезмәткәрләре һәм шәхсән үз исеменнән  тәбрикләп, хезмәтләренең республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан  югары бәһалануы өчен рәхмәт белдерде.
  Муниципаль хезмәт ветераны Геннадий Фотеевич Крюков әлеге скверның барлык чакмагышлыларның, райондашларыбызның яраткан очрашу һәм аралашу урыны булачагына ышыныч  җиткерде, туган районыбызның һәрвакыт бердәмлек һәм тырыш хезмәт өлгесе булуын ассызыклады. 
– Бүген безнең Чакмагыш халкы өчен зур бәйрәм – районыбызның  бөтен хезмәт халкына багышланган матур сквер ачылды. Мин механика заводында 40 еллап хезмәт салдым. Анда ике мең ярымлап кеше эшләде, барысы да хезмәтен тырышып башкарды. Хәтта авыллардан да вахталар белән киләләр иделәр. Барыбыз да планны үтәп бардык, 12шәр сәгать эшләдек. Күңелле итеп эшли дә, бергәләп ял  итә дә белдек. Завод хезмәткәрләре өчен өчәр катлы йортлар салынды, социаль объектлар – балалар бакчасы, тулай торак төзелде. Хәзер инде биредә эшләүчеләрнең һәммәсе дә хаклы ялда. Бүген  ачылган сквер безнең хезмәтебезне зур бәһалау һәм заводыбыз турында  истәлек булып торачак. Зур рәхмәт сезгә. Чакмагыш районы һәрвакыт күркәмләнеп, балкып торсын, – дип сөйләде “Гидравлика” механика заводы хезмәт ветераны Рая Миңнеәхмәт кызы Солтанова.
Истәлекле чара район мәдәният йортының сәхнә осталары Ривенер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Гөлшат Галләмова, Рәсим Батыргәрәев, Эльвира Федорова, Айгөл Кәримова, Идрис Хәмидуллин башкаруында  җыр-биюле чыгышлар   белән үрелеп барды.
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Хезмәт кешеләрен данлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: