ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Республика көненә карата

Район мәдәният йортында Республика көненә багшыланган тантаналы чара үтте.

Республика көненә карата
Республика көненә карата
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы  министры урынбасары Фәүзәт Рәшит улы Ханнанов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, шулай ук район предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль район Советы депутатлары, хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре һәм туганнары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Тантананың рәсми өлеше башланганчы ук бирегә кешеләр агыла башлады. Фойеда һәммәсен дә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәм открыткалары белән елмаеп каршы алды. Район үзәк китапханәсе, гимназия, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге тәкъдим иткән күркәм, күз явын алырлык күргәзмәләр,  “Лада” ансамбленең музыкаль каршылавы бәйрәмгә килүчеләрне үзенә җәлеп итте һәм зур соклану хисләре уятты.  Яшьләр сәясәте органнары белгечләре окоп шәмнәре ясау буенча “Барысы да Җиңү өчен!”, “Исән калу беләзекләре” осталык дәресләрен, “Геройга хат” патриотик акциясен  үткәрделәр.  
Күркәм чарада район сәхнә осталары моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән тамашачыларны һәм килгән кунакларны сөендерде.
 
Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында

 

Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Республика көненә карата
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: