+6 °С
Болытлы
Чарада катнашучыларны Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова котлады. Имәнлекул авылы мәдәният йорты артистлары да чыгышлары белән сөендерде.
Таһир хәзрәт Казыйханов музей ачылу хөрмәтенә дога укыды. Чара ахырында барлык кунаклар чәй табыны артында сыйланды. Авыл көнкүреше тарихы буенча уникаль материалны карап, экспонатлар янында фотога төштеләр.