ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Олуг юбилее белән котладылар

15 октябрьдә Сарайгыр авылында игелекле гомер кичерүче тыл ветераны Тәлгать Гыймаделислам улы Фәрухшин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олуг юбилее белән котладылар
Олуг юбилее белән котладылар


Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр тәбрикләде.
Тәлгать Гыймаделислам улы Сарайгыр авылында туып үскән. Хаклы ялга чыкканчы да, аннан соң да туган колхозында намуслы хезмәт салган. Осталыгы һәм тырыш хезмәте белән күп кенә бүләкләргә, мактауларга һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.
Юбилярга илебез, республика һәм район җитәкчелеге исеменнән Котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аның хөрмәтенә изге теләкләр, матур җырлар яңгырады. Без дә матур котлауларга кушылып, тыл ветеранына ныклы сәламәтлек, тазалык, хәерле озын гомер телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: