ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә

Район мәдәният йортында “Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәге эстрада-тын оркестры һәм артистлары катнашлыгында бик матур концерт үтте.

“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә

Күркәм тамашаны карарга Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы бүлеге хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әти-әниләре, яшь армиячеләр, “Шәйморатовчылар” сыйныфы вәкилләре, мәктәп укучылары һәм төрле яшьләрдәге башка тамашачылар җыелды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәммәсен дә сәламләп, әлеге оркестрның дирижеры Артур Нәфкать улы Сәламовка Рәхмәт хаты тапшырды.
“Бүген безнең районда бик мөһим, күптән көтелгән чара – без БР буенча Эчке эшләр министрлыгының эстрада-тынлы оркестры чыгышларын караячакбыз. Бу оркестр безнең республикада гына түгел, ә аннан читтә дә билгеле. Ул күп тапкырлар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүче булды. Аның составына тәҗрибәле музыкантлар да, әле бик яшь – башлангыч уенчылар да керә. Репертуары да бик зур. Бүген без маршлар да, хәрби-патриотик юнәлешләр һәм эстрада көйләрен дә тыңлаячакбыз. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә безнең Русия халыкларының байлыгы һәм калориты булып тора”, – диде ул Рәхмәт хаты тапшырып. Шулай ук Светлана Фларис кызы биредә җыелган районның полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тәбрикләп, иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Артабан тамашачылар алдында Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев чыгыш ясады. Ул Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме тарихына тукталды, район халкының хәвефсезлеген, тыныч, имин яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тотуын билгеләде.
“Реформалар хәзерге вакытта да бара. Әмма шул ук вакытта эчке эшләр органнары хезмәткәрләре башкарган бурычлар үзгәрешсез кала. Бу –гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, хокукларын һәм иреген, милекне, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен җинаятьчел кул сузу һәм башка һөҗүмнәрдән яклау. Эчке эшләр органнары хокук тәртибен, шәхес һәм җәмгыять иминлеген тәэмин итүче мөһим дәүләтчелек институты булды һәм булып кала. Безнең райондагы закон һәм тәртип нәкъ менә безнең нәтиҗәле эшебезгә һәм кимчелексез тәртибебезгә бәйле. Безнең иң төп бурычыбыз – кеше хокукларын һәм ирекләрен, аның иминлеген һәм тынычлыгын яклау. Һәм, әлбәттә, кешенең артабангы язмышы хәл ителә. Бездәге хата бәясе – кешенең сәламәтлеге, ә кайчакта аның тормышы да, шуңа күрә битарафлыкка һәм алдан ук ялгыш фикер йөртүгә урын булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә безнең бүлектә 100дән артык хезмәткәр мәшгуль һәм төрле вазыйфалар буенча 12 вакантлы урын бар. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы бүлеге РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган, сәламәтлеге торышы буенча яраклы ир-атларны хезмәткә чакыра. Кандидатларга таләпләр: урта белемнән түбән булмаган белеме булган 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-егетләр”, – диде Нияз Ринат улы.
“Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы оркестрының барлыкка килү тарихы асылда янгын сагы хезмәткәрләре исәбеннән оркестрның даими эшләүче беренче составы формалаштырылгач, ярты гасыр элек башлана. Иҗади яктан ул күп үзгәрешләр кичерде. 10 ел дәвамында аны талантлы музыкант, эчке хезмәт подполковнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Иващенко җитәкләде. Алга таба Эчке эшләр министрлыгы оркестры коллективы республика, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә күп тапкырлар җиңүче һәм катнашучы булды. Ел саен оркестр республикабызда концертлар бирә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, эчке эшләр хезмәтләрен пропагандалау максатыннан Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буйлап йөри. Оркестрның репертуары бик бай: классик әсәрләрдән башлап джаз композицияләренә кадәр бар, төрле саунтреклар да уйныйбыз”, – дип оркестрның иҗади эшчәнлеге белән таныштырып үтте Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәге оркестры дирижеры, эчке хезмәт лейтенанты Артур Нәфкать улы Сәламов.
Тамашачылар алдында мәдәният үзәкнең солистлары, республикабызның атказанган артисты Артур Шәрипов, якташыбыз Лилия Галимова һәм оркестр чагу, онытылмаслык музыкаль номерлары белән чыгыш ясады. Тамашачылар аларны басып зур алкышларга күмде.

“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
“Хокук тәртибе көннәре” хәйрия акциясе чикләрендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: