ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Башкорстан! Синең гүзәллегеңСокландырмый икән кемнәрне?Сокландыра, хәтта моңландыраЧит җирләрдә йөргән меңнәрне.

Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шушы яктан, шушы туфрактан без

 

Калмашбаш мәдәният йортында Республика көненә багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган бәйрәм үтте.
Авыл китапханәсе хезмәткәре Гузәлия Латыйпова кунакларны “Чәчкә ат, минем Башкортстан” күргәзмәсе белән каршы алды. Клуб мөдире Рита Хаҗипова чарада катнашучыларны сәламләп, һәркемгә бәхетле, тыныч тормыш, иминлек теләде.
Рәвис Сабитов “Башкортстан – туган җирем” җырын ишеттерде. Илгиз Кәримов әниләргә багышлап, җыр бүләк итте, Балалар бию коллективы “Тынычлык” биюен башкардылар. Җырчылар Данияр Габдуллин, Альберт Юнусов чыгышларын алкышларга күмделәр. Альберт Юнусов – күптән халык мәхәббәтен яулаган артист, аның курайда Рәвис Сабитовка кушылып җырлавын яратып кабул иттеләр. Розалина Имаева белән Арина Әһәдуллина Башкортстанга багышланган шигырьләрен оста итеп сөйләделәр. Илнар Ямалтдинов “Яшьлегем” җырын башкарды.
Авылыбызның бар яклап та үрнәкле кешесе Надежда Гомәрова үзенең “Балан ачысы” җыентыгыннан бәетләр, туган авылына багышланган шигырьләрен укыды. Бик күп шәҗәрәләр китабы авторы, 38 ел мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән мәгариф ветераны Марат Ахунов тамашачыларны халкыбызның тарихы белән таныштырды. “Күңелләрдә – яз” китабы авторы Рәвис Сабитов үзенең шигырьләрен тальян моңнары белән бизәп укыды.
Бәйрәм кичәсенә кунак итеп журналистлар союзы әгъзасы Әнисә Ягъфәрова да чакырылган иде. Ул авыл китапханәсенә китабын бүләк итеп тапшырды. Музыкаль яктан чараны Гөлсем Хаҗипова бизәде.
Кичә бер тында үтте. Аны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм матур теләкләремне юллыйм – ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычылык, яңадан-яңа хезмәт казанышлары телим.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: