+22 °С
Яңгыр
Кунаклар киптерелгән һәм туңдырылган җиләкләр белән үлән чәе пешерү һәм аларны тәмләп карау буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар. Монда ук шифалы үләннәр: карлыган, кура җиләге, мәтрүшкә, бөтнек, юкә, ромашка чәчәкләре һәм башка үсемлекләр җыю һәм әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Чараның күңел ачу-уен өлешендә ике команда өчен төрле мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар оештырылды. Кичә милли ризыклар белән тулы чәй табыны артында тәмамланды.