ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Культура и искусство
23 октябрь 2024, 10:40

Озын гомер – зур бүләк

Озын гомер кичергән райондашларыбызны юбилейлары белән котлау күркәм традициягә әверелде.

Озын гомер – зур бүләкОзын гомер – зур бүләк
Озын гомер – зур бүләк


Гаилә елы кысаларында 20 октябрьдә Кәшәк авылында матур гомер кичерүче Фәнзүл Әрәф улы белән Кәүсәрия Сабир кызы Шәрифуллиннар 85 һәм 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Аларны күркәм юбилейлары белән Тозлукыш авыл биләмәсе хакимияте, “Алга” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы җитәкчеләре, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тәбрикләде.
Фәнзүл Әрәф улы белән Кәүсәрия Сабир кызы шушы авылда туып үскәннәр. Озак еллар колхозда төрле эшләрдә хезмәт салалар. Юбилярларның гаиләсе зур һәм тату. Бәхетле никахта 3 ул һәм 2 кызлары туган, алар бүген уңышлары белән сөендерәләр.
Аларның гаиләсе бүген яшь буынга үрнәк булып тора. Юбилярларга ныклы сәламәтлек,тазалык, хәерле озын гомер телибез.

Озын гомер – зур бүләк
Озын гомер – зур бүләк
Озын гомер – зур бүләк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас