Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим һәм кадерле байлык-кыйммәтләрнең берсе. Шуңа да әлеге чараның “Гомерләр балкышы” дип аталуы һич очраклы түгел. Чөнки аңа 50, 55, 65, 67 ел дәвамында иңгә-иң куеп гомер юлларыннан бергә атлаган, яшь буынга үрнәк булган гаилә парлары чакырылды. Әлеге гаиләләрнең һәркайсы үзенчәлекле, күркәм тарихка ия. Бу өлкәннәр бар гомер гомерләрен туган җир хакына намуслы хезмәткә багышлаган, дөньяларын алып барган, игелекле балалар үстергән. Гаилә юбилейларына багышланган бәйрәмдә алар тормышлары турында сөйләп, яшьлек һәм хезмәт еллары хәтирәләре белән уртаклашты, балаларга яхшы тәрбия бирү һәм гаиләдә татулыкны, бердәмлекне саклау үзенчәлекләре белән бүлештеләр. Аларның сөйләгәннәре яшьләр өчен бик тә фәһемле булды. Гаилә бәйрәмнәрен билгеләүче юбилярларны Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова да тәбрикләп, ихлас теләкләр җиткерде. Чара барышында аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Өлкәннәрне хөрмәтләп, гадәти булмаган концерт программасы да әзерләнде. Берьюлы өч биләмәнең – Иске Сөрмәт, Тайняш, Каран һәм Яңа Балтач мәдәният йортларының үзешчән сәхнә осталары юбилярга җыр-моңнар, дәртле биюләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте, котлаулар яңгыратты. Хөрмәтле гаилә парлары бу бәйрәмнән бик тә канәгать булып, аны оештыручылар рәхмәт сүзләрен әйтеп таралышты.
“Төрле авыл биләмәләрендә эшчәнлек алып барсак та, без, мәдәният хезмәткәрләре һәракыт бер-беребез белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, бергәләп чаралар оештырабыз. Мондый тыгыз хезмәттәшлек эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыруга булышлык итеп кенә калмый, оештырылган чараларның эчтәлеген дә баета. Бу күмәк концертларны һәр авыл халкы да көтеп ала, яратып кабул итә, кайда гына чыгыш ясасак та, сәхнәдән көчле кул чабулар белән озатып калар, тагын шулай бергәләп килүебезне сорыйлар”, – ди Иске Сөрмәт авыл мдәният йорты җитәкчесе Рузилә Нәфыйкова.
Фотолар һәм мәгълүмат Яңа Балтач авыл мәдәният йорты сайтыннан алынды.