ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәйрәм белән тәбрикләп

Илебездә 4 ноябрьдә билгеләнәчәк Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районыбызның Яңабирде авылы мәдәният йортында тантаналы бәйрәм чарасы үтте. 

Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп

Авыл халкын һәм килгән кунакларны тәбрикләп, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев чыгыш ясады. Ул әлеге вакытта 11 якташ яугирнең махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үтәвен билгеләп, Яңабирде һәм биләмәгә караган авылларда яшәүчеләрнең аларга ярдәм итү өчен башкарган эшләре турында сөйләп, активлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм шушы җәһәттән алда торган максатлар белән таныштырды. Артабан хакимият башлыгы быел биләмәдә Җирле инициативаларны хуплау программасы буенча тормышка ашырылган проектны башкарып чыгуда актив эшчәнчәнлеге белән ярдәм иткән Яңабирде һәм Рәҗәп авыллары мәдәният йортлары җитәкчеләре Рузилә Нәфыйкова белән Рефир Галиуллинга биләмә хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Артабан чарага килүчеләргә бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, Яңабирде, Рәҗәп, Тайняш, Каран, Яңа Балтач авыллары мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнарын һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы саннарында укырга була.

Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Бәйрәм белән тәбрикләп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: