ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кул эшләрендә – күңел җылысы

Каран авылында яшәүче Зифа апа Ташбулатова кул эшләре белән күптәннән мавыга.

Кул эшләрендә –  күңел җылысы
Кул эшләрендә – күңел җылысы

Аның җылы, якты өендә кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешенә юлыгасың. Искиткеч матур бизәкләп чиккән мендәр тышлары, оекбашлар, башмаклар, урындык япмалары. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Ә кул эшләренә килгәндә: “Аңа вакыт җитми”, – дип әйтүчеләр күп. Тик Зифа апабыз кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт тапкан. Ул үзе Иске Балак авылында 1936 елда туган. Тайняшта 7 нче классны тәмамлаганнан соң штукатур-маляр һөнәрен үзләштереп, биш ел чит якларда эшләгәннән соң туган ягына кайтып Фәнис Шакир улы белән язмышын бәйли. Яна Балак авылында 61 ел тату гомер кичерәләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Хаклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли, бик күп Мактау кәгазьләренә, “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек була. Хуҗалыкларында да тынгысыз тормыш белән яшиләр. Күп итеп умарта кортлары карыйлар, пима басу белән дә шөгылләнәләрр. Зифа апаның мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләре белән генә тукталып калмый, ул әле матур җырлый да, аш-су остасы да. Ләкин тормыш сынауларсыз гына булмый. 20 ел элек улын югалта, 5 ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Кышын ул Каран авылында кызы Зилина һәм кияве Наил тәрбиясендә булса, жәйгелектә гомер кичергән Яна Балагына кайта. Төп нигездә җәйге ялга кайткан балалары, оныклары белән гөрләшеп яши. 88 яшькә җитсә дә тик тормый ул, яраткан кул эшен дәвам итә, китап-журналларны да бик яратып укый. “Үзеңнең кул эшләреңне туганнарга һәм якыннарга бүләк итү күңелгә ятышлы”, – ди Зифа апа. Зифа апанын кул эшләрен карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алабыз. Гомерегезнен һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче унышлар белән каршылагыз Зифа апа!

 

Кул эшләрендә –  күңел җылысы
Кул эшләрендә –  күңел җылысы
Кул эшләрендә – күңел җылысы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: