ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Театр – яшәешебез көзгесе

Районның мәдәни тормышында ел саен үзешчән театр коллективларының “Театр көзе”  фестивален  үткәрү  күркәм традицияләребезнең берсенә әверелде. Шул уңайдан авыл җирлекләре үз тамашачысын төрле жанрлардагы сәхнә әсәрләре белән куандырып килә. 

Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
 
Үзешчән театр сәнгатен саклау, аны үстерү һәм һәвәскәр артистларның башкару осталыгын арттыру максатында старт алган иҗат бәйгесен быел  Тайняш авылы үзешчән артистлары коллективы беренчеләрдән булып   ачып җибәрде. Тайняш мәдәният йортында аның чикләрендә  Айгөл Әхмәтгалиева пьсасы буенча “Баш куям тезләреңә” дип исемләнгән драма күрсәтелде. 
“Тагын бер ел үтеп тә китте һәм бүген без  районыбызда “Театраль көз” фестивален ачып җибәрәбез.  Мин һәрвакыт балалар, ветераннар һәм театрда уйнаган артистлар белән сокланам. Театрда уйнау  җиңел һөнәр түгел. Аның өчен артист була белергә кирәк, бөтен күңелеңне салып, образны ача белергә кирәк. Драмамы ул, яки комедияме – матур итеп күренешләрне күрсәтә белү осталыгы таләп ителә. Сәхнәдә йөрешләр дә дөрес булырга тиеш, мезанцсценаларны ача белергә кирәк. Матур итеп музыкаль яктан бизәп һәм чын артист булып, шушы пьесада язылган уйларны сезгә, тамашачыларга, җиткерә белү осталыгы сорала. 
Театр – ул тормышыбызның көзгесе, тормышта ни була – шул сәхнәдә чагылыш таба, дип уйлыйм. Һәм һәр килгән тамашачы шушы спектакльдән ниндидер файда алып,  тормышыбызда авыр күренешләр әзрәк булсын иде. Һәрвакыт дөньяда мәхәббәт яшәсен, тыныч, имин тормыш насыйп булсын иде. Сезнең бөтенегезгә дә саулык-тазалык телим. Бик авыр чакларда да ниндидер матур максатлар куеп, шул максатларга ирешергә язсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Фестивалебезне ачык дип игълан итәбез”,  – дип сәламләде тамашачыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова.
Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” пьесасы бер үк вакытта авылда яшәүче ике гаилә арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең моңсу, әмма якты да тарихы турында. Моннан күп еллар элек булган фаҗигадә  Сабирҗанның гаебе аркасында Гөлчирәнең ире һәлак була. Шәмсенур әби белән Кәшифә өчен Сабирҗанның  бу хакта икърар итүе аяз күк йөзендә күк күкрәгәндәй кабул ителә. Бу әсәрдә җинаять һәм җәза, кылган гөнаһларыңа җавап бирү, яңа бөреләнеп килүче саф мәхәббәт, ислам дине фәлсәфәсе, буыннар алмашы турында бик тәфсилләп сурәтләнгән иде. 
Шәмсенур ролен Гүзәл Ханова башкарып чыкты, Сабирҗанны – Илдар Хәмидуллин, Кәшифәне Дилә Рәхимова, Гөлшат ролен 10 нчы класс укучысы Гөлсинә Якупова, Гөлчирәне Әлфия Даутова, Ирек ролен – 9нчы класс укучысы Данияр Мофаззалов уйнады. Спектакльнең операторы – Идрис Хәмидуллин, режиссеры Ләлә Шәймәрданова булды.  Спектакль бер тында каралды. Тамашачылар геройлар язмышы өчен борчылды, кайгырды, кеше язмышы турында уйланырга мәҗбүр булды.
  Үзешчән артистлар гына булсалар да, драмада катнашучыларның һәммәсе дә үз образларын тулысынча ачып, тиешенчә гәүдәләндереп, тамашачыга авторның фикерен җиткерә алдылар. 
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Театр – яшәешебез көзгесе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: