-1 °С
Болытлы
Конкурста төрле иҗат коллективлары белән беррәттән район мәдәният йортының "Асылъяр" халык бию ансамбле (җитәкчесе Галләмова Г.) да катнашты.
Алар "Хореография" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу җиңү катнашучыларның югары осталыгын тагын бер дәлилләде.
Чарада шулай ук Руслан Әбдиев конкурсның «Вокал» номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. Иҗат ияләрен ирешкән уңышлары белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!