ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халкыбыз мәдәнияте белән танышып

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә яңартылган Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә төрле тематик чаралар даими үткәрелә.

Халкыбыз мәдәнияте белән танышып
Халкыбыз мәдәнияте белән танышып

“Тылсымлы җеп” дип исемләнгән осталык сәгате – шуларның берсе. Ул халкыбыз мәдәнияте тарихына сәяхәт ясап, буыннан-буынга күчеп килгән кул эшләрен өйрәнергә мөмкинлек ачт, яшь буынган рухи-әхләки тәрбия бирү максатына ярдәм итте. Бу кул эше – иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Чарада катнашкан мәктәп укучылары туку эше турында төшенчә алып, бу кул эшенең барлыкка килү тарихы белән таныша алды. Китапханәчеләр аларга чагу презентация ярдәмендә туку һөнәре, бу эшне башкару турында сөйләп аңлатты. Артабан балалар китапханә музеенда урын алган туку станогын карап, аның төзелеше, мөмкинлекләре белән танышты, төрле туку ысуллары һәм төрләре, элек һәм безнең заманда кулланылган материаллар һәм тукымалар турында мәгълүмат алды. Укучыларның һәркайсы бу станокта эшләп карый алды. Чараны дәвам итеп, китапханәчеләр балаларга катыргы ярдәмендә туку өлгесен өйрәтеп, осталык дәресен үткәрде. Бу эш кызлар өчен бик тә мавыктыргыч булды, алар аңа актив кушылдылар һәм башкарган эшләренең нәтиҗәләрен күреп сөенделәр. Осталык сәгатендә катнашып, алар уңай тәэссоратлар алдылар һәм әби-картәниләребезнең тарихына сәяхәт кылдылар.

Халкыбыз мәдәнияте белән танышып
Халкыбыз мәдәнияте белән танышып
Халкыбыз мәдәнияте белән танышып
Халкыбыз мәдәнияте белән танышып
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: