ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә яңартылган Иске Калмаш модельле китапханәсендә “Шигърият – күңел моңы” дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте.

Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар
Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар

Анда катнашучы укучылар гүзәл шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар. Яшь буын вәкилләре белән очрашуга талантлы якташларыбыз, шагыйрәләр, шигъри җыентыклар авторлары Руниза Даутова белән Резеда Шакирова килде. Шигырь сәнгатен үз итүче якташлар аларның лирик әсәрләрен яратып укый. Очрашу барышында укучылар аларның тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре тематикасы, төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрнең язылу тарихлары белән таныштылар, чара видеопрезентацияләр белән баетылды. Аларның иҗады яктылык, җылылык һәм ихласлык белән сугырылган. Якташларыбызның шигырьләрендә мәхәббәт һәм табигать үзара гармонияле үрелеп бара. Шагыйрәләр балачак һәм яшьлек еллары турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар, шигърият белән мавыгулары, фикердәшләре, иҗат юлындагы казанышлары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, каләм тибрәтә башлаган яшь иҗатчыларга үтемле киңәшләр җиткерделәр. Очрашу барышында туган якка, мәхәббәткә багышланган шигырьләр яңгырады. Кунаклар китапханәгә үзләренең яңа китапларын бүләк иттеләр. Иҗатчылар белән очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар
Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар
Шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар
Автор:
Читайте нас: