-1 °С
Болытлы
Район мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Әбдиев һәм Балалар иҗат үзәге педагогы Нәфисә Әшәрапова бу патриотик фестивальдә актив катнашып, төбәкара патриотик конкурсның 2 нче дәрәҗә лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр. Бу җиңү аларның эшенең югары сыйфатын һәм яшьләр арасында патриотизм тәрбияләү эшенә тугрылыгын раслый. Катнашучыларны әлеге казанышлары белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!