ИГЕНЧЕ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Район мәдәнияте йөзен яклап

Балтач районында актриса, режиссер һәм театр педагогы Фәрдүнә Касыймованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Тамаша» республика театр коллективлары фестивале узды.

Район мәдәнияте йөзен яклап
Район мәдәнияте йөзен яклап

Балтач мәдәният йортына республиканың төрле почмакларыннан һәвәскәр коллективлар җыелды. Кыйгы, Дүртөйле, Мишкә, Калтасы, Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Чакмагыш, Караидел, Кырмыскалы районы халык театрлары төп приз өчен көрәште. Без «Замандашлар» татар халык театры белән Фәнәвил Галиев пьесасы буенча куелган «Колорадские страсти» комедиясе белән район мәдәнияте йөзен якладык. Театр коллективының иң өлкән һәм актив катнашучысы, безнең сәхнә ветераны Динә апа Хәсәнова «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Диплом белән бүләкләнде, ә коллектив «Жюриның махсус бүләге» номинациясендә Дипломга ия булды. Безгә спектакльне сәхнәгә куюда ярдәм иткәне өчен сәхнә ветераны Тәвис Абзал улына рәхмәт җиткерәсем килә. Динә апа Хәсәнованың да һәрвакыт сәхнәдә көтеп калабыз. Аның безнең белән сәхнәдә уйнавы – зур бәхет. Театр коллективы, музыка операторы Урал Гатауллин, утлар белән бизәүче Айнур Шакиров, Дамир Фәйзуллинга рәхмәт җиткерәм. Киләчәктә бергә матур тамашалар куярга насыйп булсын!

Район мәдәнияте йөзен яклап
Район мәдәнияте йөзен яклап
Район мәдәнияте йөзен яклап
Район мәдәнияте йөзен яклап
Район мәдәнияте йөзен яклап
Автор:Ревинер Гобәев, “Замандашлар” халык театры җитәкчесе.
Читайте нас: