Һәрвакыттагыча, Каразирек авылы халкы да яугирләргә ярдәм туплауга бердәм булып кушылды. Авылның мәдәният йортында “Сердәшләр” клубы әгъзалары булган бер төркем хатын-кызлар яу кырындагы якташ егетләр өчен татлы күчтәнәч – чәк-чәк пешерде. Аны әзерләү өчен иң сыйфатлы азык-төлекләр генә кулланылды. Чәк-чәк пешерүче апалар аларны йортларыннан аплып килде, шулай ук авылда яшәүче хатын-кызлар да ярдәм итте, моннан тыш, кайсыбер ингридиентлар авыл халкы җыйган акчага да алынды. Клубта бу эш өч көн дәвамында иртәдән-кичкә кадәр гөрләде. Чәк-чәк пешерү осталары ризыкны изге теләкләрен һәм күңел җылысын кушып әзерләде: кемдер камырын басты, икенчеләре җәеп кисте, өченчеләре майга салып пешерде. Пешкән чәк-чәкләрне бал-шикәр сиробы белән татлыландырып, контейнерларга тутыра тордылар. “Халкыбызның һәркем яраткан шушы милли ризыгын бар осталыгын, күңел җылысын салып әзерләгән “Сердәшләр” клубы әгъзалары шушы күчтәнәчләр дошманга каршы көрәшкән яудагы якташларыбызны сөендереп, киләчәк җиңүгә кечкенә булса да, мөһим ярдәм булыр дип өметләнә”, – ди Каразирек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Радик Гафаров.
Бу изге эшне хуплап, авылдашлары Нәкыя Хәйруллина шигъри юллар да иҗат иткән.
Җиңү теләп
Каразирек уңганнары,
Бар яклап та булганнары
Өеп-өеп чәк-чәк пешерде.
Укый-укый догаларын,
Сугыштагы балаларын
Алар елап искә төшерде.
Өйдә пешкән ризыкларны,
Әзерләгән азыкларны
Җибәрәбез, теләп җиңүне.
Исән генә кайтсыннар дип,
Без үстергән лачыннар дип,
Көтәбез дип тизрәк күрүне.
Бала өчен җан көюе,
Әниләрнең саф сөюе
Белән чәк-чәк тавы өелде.
Күчтәнәчнең иң тәмлесе,
Догалысы, сәламлесе
Сугыш яланына юнәлде.
Туклыклы да, озак саклану үзлегенә дә ия булган халкыбызның бу милли ризыгы хәрбиләргә туган йорт күчтәнәче, туган як сәламе итеп әзерләнде һәм Чакмагыштагы М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабына илтеп тапшырылды.
Алай гына да түгел, авыл халкы яугирләргә кирәкле әйберләрне алу өчен акча да җыйды. Бу эш әле дә тукталып тормый. Акча алдагы гуманитар конвойны туплаганда тотыну максаты белән дә туплана. Каразиреклеләр әнә шулай актив, бердәм булып Җиңүне якынайтуга үз лаеклы өлешләрен кертә.