ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ниятләре тормышка ашсын

Республикада 2016 елдан башлап Җирле инициативаларны хуплау программасы гамәлдә. Авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итеп, теге яки бу авылга кирәк дип билгеләнгән проблеманы чишү һәм үзләре үк тормышка ашыруда катнашуны тәэмин иткән әлеге программада районның барлык биләмәләре һәр ел актив катнаша.

Ниятләре тормышка ашсын
Ниятләре тормышка ашсын


Рапатлылар быел да Җирле инициативаларны хуплау программасына кушылырга карар итте. Бу уңайдан узган чараны эшләр идарәчесе Гүзәл Шөгаеп кызы Мәхмүтова ачты һәм алып барды. Билгеләнгән көн тәртибе буенча җыелышның рәисе һәм сәркатибе һәм хисап комиссиясе сайланды. Көн тәртибенә 2025 елда Башкортстан Республикасында җирле инициативаларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын гамәлгә ашыру һәм анда Рапат авылының катнашуы турында мәгълүмат бирү; конкурста катнашу өчен өстенлекле проблеманы билгеләү; муниципалитетның, халыкның һәм иганәчеләрнең финанслашу суммасын билгеләү; Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә эшләрне оештыру өчен инициатива төркеме әгъзаларын сайлау; мөмкинлек туса, янга калдырылган бюджет акчаларыннан файдалану турында карар кебек сораулар куелды.
“Җирле инициативаларны хуплау программасы авылның бюджетта финанс мөмкинлекләре җитми торган проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә үткән еллар дәвамында безнең авыл биләмәсе бу программада 6 тапкыр катнашты”, – дип билгеләп үтте җыелыш барышында Гүзәл Шөгаеп кызы.
Әлеге программа ярдәмендә 2016 елда су туплау башнясы сатып алып урнаштырылган, 2018 елда “Беларусь” тракторын сатып алганнар, 2019 елда Яңа Биккенә авылына керү юлын ком-таш белән каплаганнар, 2020 елда Рапат авылында түбә астындагы урам тренажерлары сатып алынган һәм урнаштырылган, 2021 елда Рапат урта мәктәбенең тәрәзәләре җылытылган һәм тышланган, 2022 елда Рапат авылы мәдәният йортының тәрәзәләре алмаштырылган һәм керү юлы ремонтланган, 2023 елда “2400 ПУ” грейдер отвалы, “2 ПТС - 4.5” прицебы, “2.1 Б КРН” чапкычлары сатып алынган, 2024 елда Рапат урта мәктәбенең керү урыны һәм ишегалды төзекләндерелгән.
Артабан төзекләндереләчәк социаль объект сайлап алынды. Рапатлылар 2025 елда авыл модельле китапханәсендә агымдагы ремонт кирәк, дигән тәкъдимне бердәм хуплады. Бу мәсьәләнең әлеге вакытта авыл халкы өчен аеруча мөһим булуын билгеләп, шушы китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Ирина Кинҗәбаева чыгыш ясады. Аны залдагылар бертавыштан хуплап, әлеге проект өчен бердәм тавыш бирделәр.
Әлеге проект чикләрендә китапханәдә агымдагы ремонт эшләрен башкару өчен 1200 000 сум таләп ителәчәк, дип билгеләнде. Проектта җиңеп чыгу өчен 170 мең сум авыл биләмәсе бюджетыннан, шулай ук муниципаль бюджеттан 170 мең, ә 800 мең сум республика бюджетыннан бүленәчәк. Иганәче – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте (генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов) проектка 150 мең сум өлеш кертәчәк. Шул ук вакытта 100 000 сум халык тупланмасы булу шарт. Әнә шул өлешне һәр йорт ихатасыннан 500әр сум күләмендә тупларга килештеләр.
Бу эшне башкарып чыгу өчен инициатива төркеме әгъзалары сайланды. Авылдашлары хуплавы белән аның составына Лиана Гыйззетдинова, Айгөл Латыйпова, Ирина Кинҗәбаева, Дилә Бәдретдинова, Альбина Галләмова, Радмир Вахитов, Лилия Нәфыйкова, Гөлфинә Ишморатова, Илдар Галиев, Регина Исламова сайланды.
Проет уңышлы тормышка ашырылса һәм берникадәр акча янга калу мөмкинлеге ачыкланса, бу акчаны шушы ук максатка кулланырга сөйләшелде.
Авыл халкы башлаган эшкә тугры калып, ниятләрен тормышка ашырыр, дип ышанасы килә.

Ниятләре тормышка ашсын
Ниятләре тормышка ашсын
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: