Әлеге пьеса быел илебездә игълан ителгән Гаилә елына аваздаш булып, тормышның үзе кебек мәңгелек проблемаларны яктырта. Өстәвенә, сюжет та, аның үсеше дә тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да игътибарын җәлеп итте, алар Картлар йортында барган вакыйгаларның үзәгендә булдылар. Язмыш кушуы буенча, бу интернатта тормышлары катлаулы булган олы яшьтәге хатын-кызлар – Маһинур белән Асылбикә яши. Тик алар күршеләре Саимә кебек тормыштан зарланмыйлар, ә ул әз генә уңайсызлыктан да ризасызлык белдерә. Маһинурның ике никахтан ике баласы туган, ирләре үлгән, ә улы һәлак булган. Өстәвенә, яраткан кызы да – эчкече. Ана күңеле аны жәлләп, алдагы язмышы өчен хәсрәтләнеп өзгәләнә. Ә Асылбикә инвалид коляскасында йөри, ләкин күңел яктылыгын, тормышны яратуны җуймаган. Бүлмәне аның чигүләре бизәп тора, ә уртага ул чиккән «Ике аккош» картинасы эленгән. Алар янына шәһәрдә яшәгән Кадрияне урнаштыралар. Моңа кадәр ул Картлар йортына килеп яшәячәген күз алдына да китерә алмаган. Картлар йортында, әйләнә-тирәдә чисталык, тәртип хөкем сөрә, шәфкать туташы үз карамагындагы өлкәннәрне тиешенчә тәрбияли, аларның тамаклар тук, өсләре бөтен... Тик шулай да, әлбәттә, аларның һәркайсының күңел түрендә иң зур хыял – туганнары һәм аларны яратучы кешеләре белән бергә яшәү теләге яшеренгән. Тамаша дәвамында могҗизалар да була: Асылбикәнең үлгән дип уйлаган кызы исән булып, табыла, Кадриянең дә хәле җайга салына. Ә якты хыял символы булган пар аккошлар – Асылбикәнең иң якын кешеләре икән бит...
Тамашада катнашкан үзешчәннәребез үз геройларының хис-кичерешләрен тамашачылар күңеленә үтеп керерлек оста итеп җиткерә алдылар. Асылбикә ролен уйнаган Мөфидә Сәйфуллина, Рәзифа Арсланова (Маһинур), Гөлфия Маренкова (шәфкать туташы Алсинә), Әлфия Абдулвәлиева (Саймә), Гөлназ Ибраһимова (Маһинурның кызы), Динә Кувандыкова (Чулпан), Фәнүзә Матьякупова (Кадрия), Әнүзә Әхмәрова (Суфия), Филзә Гомәрова (Мәдинә Фатыйх кызы) – коллективыбызның талантлы әгъзалары. Әсәрне сәхнәгә коллектив җитәкчесе Лида Шәяхмәтова куйды. Үзешчән артистлар кайвакыт ирония, кайчак сагыш нотасы белән автор фикерләрен бөтен тирәнлегендә җиткерә алды. Спектакльгә безнең авыл тамашачылары гына түгел, күрше авыллардан да килделәр. Алар бу кичне Мәдәният йортыннан күңелләре тулып, уйланып, шулай да яхшы кәеф белән таралыштылар, иҗади коллективның спектакльләрен тагын да карарга теләүләрен белдерделәр.