-5 °С
Болытлы
Сугыш елларының бөтен авырлыгын, михнәтләрен, ана белән бала мәхәббәтен, илебез халкының ватанпәрвәрлеген күрсәткән бу спектакльне күпчелек тамашачылар күз яшьләре аша карады. Андагы һәр геройның язмышы тамашачыны тирән уйларга сала. Чөнки алар кеше гомеренең нинди катлаулы да, авыр да, кайгылы да булуы турында сөйли.
Образларны оста башкаручы, аларны чын мәгънәсендә ачып бирә алучы үзешчән артистлар тамашачы күңелен яулады. Яңа Коты авылының үзешчән актерлары имин тормышның кадерен белергә, нинди генә очракта да һәм хәл-вакыйгалар алдында да һәрчак чын кеше булып калырга, бер-беребезгә карата әдәпле, игьтибарлы булырга кирәклегенә тагын бер тапкыр инанырга мәҗбүр итте.
"Театр кө Илсөяр Гайсина з-2024".