ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тозлыкушлылар тамашачы күңелен яулады

Тозлыкуш модельле мәдәният йортында драматург Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясе сәхнәләштерелде. Анда гаилә, әхлак, көнкүреш һәм гореф-гадәтләр темалары күтәрелә.

Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар тамашачы күңелен яулады


Авыл кешесе һәм төп персонаж Галәветдин үз авылын, аның табигатен бик ярата һәм кешеләрнең үзгәрүе өчен бик борчыла. Кичләрен, элеккечә, су буенда җыелмыйлар, җырламыйлар, биюләр белән кичәләр оештырмыйлар, яшьләр авылдан китәләр. Барысы да телевизорлар алдында утыра. Ул үткәннәрне кайтарырга, шәһәрдә укучы улын авыл кызына өйләндерергә тели. Аны аңламаулары өчен бик борчыла. Ахырда барысы да ул теләгәнчә килеп чыга: улы өйләнә һәм гаиләдә барысы да җайга салына.
Спектакль башыннан ук тамашачыларны комедия дөньясына алып керде һәм көлкеле күренешләргә бик бай булды. Тозлыкуш үзешчәннәре һәр рольне җиренә җиткереп башкарып, чын артистлык осталыгын күрсәтте һәм тамашачылар күңелен яулады. “Йөрәк маем” чын йөрәктән чыгып, авыл тамашачысы тарафыннан җылы кабул ителде һәм зур алкышларга күмелде.
Рольләрне оста башкарып чыккан тозлыкушлыларга “Афәрин!” дибез һәм иҗат чишмәләренең беркайчан да саекмавын һәм гел баеп торуын телибез!
Илсөяр Гайсина

Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар  тамашачы күңелен яулады
Тозлыкушлылар тамашачы күңелен яулады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: