Әйткәндәй, мондый игътибар төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләренең музыка, әдәбият һәм театр сәнгатен, телләрен, мәдәниятләрен үстерүгә дә бүленә. Республика һәм муниципалитетлар күлмендә үткәрелгән чараларда барлык милләтләрнең мәдәни өлгеләре чагылыш таба.
Ноябрь аенда районыбызда Чакмагыш һәм авыл мәдәният йортларында эшләп килгән театраль коллективларның ижади ярышы – “Театр көзе-2024” фестивале үтте. Шушы сәнгать төрен аеруча үз итүче район тамашачысы ул фестивальне һәр елда көтеп ала. Үзешчән театр сәнгатен саклап калу һәм үстерү коллективларның иҗади казанышларын билгеләү, үзешчәннәрнең сәләтен камилләштерү, милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклап калу максатлары белән оештырылган әлеге бәйге Чакмагышта һәм авыл биләмәләрендә яшәүче якташларыбыз өчен ул чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме булып тора.
Аның беренче этабы авыл мәдәният йортларында үтте, бу этап барышында үзешчән сәнгать коллективлары жюри әгъзалары һәм үз якташлары, авылдашлары алдында чыгыш ясап, алар хөкеменә башкорт һәм татар драматургиясенең төрле жанрдагы әсәрләре – комедия, драма һәм мелодрамалар тәкъдим иттеләр.
Декабрьнең тәүге атнасында театр фестиваленә йомгак ясалып, район мәдәният йортында җиңүчеләрне билгеләү тантанасы үтте. Фестивальдә актив катнашулары һәм чыгышларга зур җаваплылык тоеп әзерләнүләре, район халкына сәнгать бәйрәмен һәм күңелле мәдәният ял мизгелләрен бүләк иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйгедә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды.
Үзешчән театраль коллективларның “Театр көзе-2024” район фестивалендә актив катнашкан өчен Тайняш, Иске Калмаш, Рәҗәп, Яңа Балтач, Калмашбаш, Яңа Коты, Юмаш, Имәнлекул, Рапат һәм Чакмагыш авыл биләмәләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фестивальне йомгаклау тантанасында шулай ук спектакльләрне сәхнәләштерүдә актив катнашкан балалар һәм үсмерләр дә бүләкләнде. Бу көнне Тайняш авыл биләмәсеннән Данияр Мофаззалов, Гөлсинә Якупова, Калмашбаш авыл биләмәсеннән Илгиз Кәримов, Данияр Саитгалиев, Данияр Габдуллин, Илнар Ямалетдинов, Марат Асылгәрәев, Үрнәк авыл билмәсеннән Аделина Ганиева, Элиза Баянова, Юмаш авыл биләмәсеннән Илина Галләмовага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу бүләк аларны артабан да сәнгатькә җәлеп итүгә, авылның һәм мәктәпнең җәмгыять тормышында, мәдәни чараларда тагын да активрак катнашуга, сәләтләре үсүгә этәргеч булыр дип ышанабыз.
Фестивальнең “Рольне башкаруда табигыйлек һәм осталык өчен” махсус призы Иске Калмаш авыл биләмәсеннән Рима Әхмәтшинага тапшырылды. Юмаш авыл биләмәсе театр коллективы “Иң яхшы сценография” номинациясендә җиңү яулады. “Иң яхшы ир-ат актерлык эше” номинациясендә Иске Калмаш авыл биләмәсеннән Финат Хаҗиев, “Иң яхшы хатын-кыз актерлык эше” номинациясендә Иске Бәшир авыл биләмәсеннән Флүрә Нәбиуллина җиңүче булды. Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы – Яңа Балтач авыл биләмәсеннән Нурия Әбдиева, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы булып Яңа Коты авыл биләмәсеннән Кадһинур Муллаянов танылды.
Театр коллективлары арасында барган бәйгедә җиңү яулап, беренче дәрәҗә лауреат исеменә Тозлыкуш модельле мәдәният йорты коллективы лаек булды. Икенче урынны Аблай авыл мәдәният йортының, өченче урынны Иске Бәшир авыл мәдәният йортының театр коллективлары яулады.
Районыбызда сәнгать дөньясында “кайнап”, барлык чараларда актив катнашучы өлкән буын вәкилләренең күп булуы да сөендерә. Алар – яшьләр өчен лаеклы үрнәк. Тантанада шулай ук өлкән буын вәкилләренең республика күләмендәге “Мин яратам сине, тормыш!” фестивалендә актив катнашучы һәм истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләүче өлкән райондашларыбыз да бүләкләнде. Бу көнне Гөлнара Шәймиева җитәкчелегендәге “Березка” рус халык вокаль ансамбленә, Вера Фомина җитәкчелегендәге “Сесепел” чуваш халык фольклор ансамбленә, Роберт Әнвәр улы Нәбиуллинга, Марсель Җәвит улы Мохтаровка, Резида Фәрит кызы Нигъманова, Эльвера Әхләм кызы Галиуллинага, Флүзә Шәрифҗан кызы Нургалиевага “Мин яратам сине, тормыш!” ХIII республика фестивалендә катнашучы Дипломнары, Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтовка шушы республика фестиваленең өченче дәрәҗәле Дипломы тапшырылды.
Шулай ук күп еллык намуслы хезмәтләре һәм гомер юбилейлары уңаеннан Вера Иосифовна Фомина һәм Ривенер Әмир улы Гөбәев муниципаль районның мәдәният бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Артабан быелгы театр фестиваленең җиңүчесе булган Тозлыкуш авылы модельле мәдәният йортының “Замана” театр коллективы бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә район тамашачысы алдында чыгыш ясады. Әлеге кичтә алар актерлык осталыгын гына күрсәтеп калмый, тормышны, дөньяны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күзаллаулары белән дә бүлештеләр. Нәкъ менә шул –тамашачылар күңеленә үтеп кереп, аны уйландыра алган чын сәнгать өлгесе дә инде. Бу җиңү коллектив өчен триумф, йолдызлы сәгать кенә булып калмыйча, аларның артабангы сәнгать үсеше өчен яңа адым да булды.
“Фестиваль барышында һәм аны йомгаклау тантанасында район тамашачысы театрның гаҗәеп һәм тылсымлы дөньясына чын мәгънәсендә зур сәяхәт кыла алды. Бу – үзешчән актерларның, иҗади коллективларның, аларның җитәкчеләренең зур һәм җаваплы, җиңел булмаган хезмәте. Фестивальдә катнашып, спектакльләрне әзерләгән, сәхнәдә могҗиза булдырып, тамашачыларга бәйрәм бүләк иткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, – диде тантананы йомгаклап муниципаль районның мәдәният бүлеге начальнигы, җәмәгатьчелек фикере лидеры Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева.