ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура и искусство
12 декабрь 2024, 11:40

Мәдәни учак яңа сулыш алды

11 декабрьдә, Русия дәүләтенең истәлекле даталарының берсе – Конституция көненә аяк басканда, Иске Калмаш авылында «Мәдәният» милли проекты кысаларында реновация юнәлешендә капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды.

Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды


Бу чара – авылда яшәүчеләрнең барысы өчен дә зур бүләк. Алар хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә торган заманча авыл мәдәният учреждениесенә, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар –яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булдылар.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Иске Калмаш төбәгенең муниципаль район Советы депутаты Рамил Агиев, "Транснефть-Урал» җәмгыятенең Чакмагыштагы нефть кудыру станциясе бүлеге начальнигы урынбасары Эдуард Рәкыйпов, шәхси эшкуар Зилә Йосыпова, авыл биләмәсе җитәкчелеге, клуб хезмәткәрләре катнашты.
Светлана Фларис кызы Шакирова Иске Калмаш авылы халкын күркәм ачыш белән тәбрикләп, клубны төзекләндерүдә көч салган подряд оешмасын һәм читтә калмаган авылдашларны мактап телгә алып, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, "Транснефть-Урал» җәмгыятенең Чакмагыштагы нефть кудыру станциясе бүлеге начальнигы урынбасары Эдуард Илдар улы Рәкыйпов бүләкләнде.
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге һәм урындагы җитәкчелекнең Мактау грамоталарына Иске Калмаш авылы мәдәният йорты мөдире Динара Хәйдәр кызы Мостафина һәм мәдәни җитәкче Лүзә Фәнил кызы Тимашева лаек булды.
Мәдәни учакны төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәткән иганәче – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовка рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Тантаналы чарадан соң яңартылган клуб сәхнәсендә күркәм концерт башланып китте. Тамашачылар концертта катнашучыларның барысын да бик теләп каршы алдылар, һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.
–Клубыбызда тематик кичәләр, йолалар, төрле бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Клубта шулай ук “Мәдәният” милли проекты кысаларында ачылган модельле китапханә эшли. Аның фондында меңнән артык китап бар. Яңартылган, ямьләнгән клубта мәдәни чаралар тагын да күңеллерәк уза башлар, дип өметләнәм, –ди клубның мәдәни җитәкчесе Лүзә Фәнил кызы.
Мәдәният йорты иҗади тормышының тагын да кызыклырак һәм яктырак яңа этабы башланды. Мәдәният йорты – мәдәни тормышның үзәге. Концертлар, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, җыелышлар – барысы да шунда үтә.
Саннарга күз салсак, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елдан алып бүгенгәчә республикада 8 авылда яңа клуб төзелгән, 3 мәдәни күңел ачу йортында төзекләндерү эше башкарылса, 51ендә капиталь ремонт эшләнгән. 10 автоклуб алынган. Тагын 14 объектта капиталь ремонт үткәрелү көтелә.

Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: