-10 °С
Болытлы
Күргәзмәдә коллектив эшләре – 115 катнашучы ясаган сигез метрлы «Корама кейеҙ» киез келәме һәм 200дән артык осталар ясаган «Арт-квадраттагы киез келәм» арт-объекты тәкъдим ителгән. 2024 елгы конкурс күргәзмәсендә Башкортстаннан, Русиядән һәм якын чит илләрдән 73 авторның 103 әсәре тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәдә безнең Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рәйлә Гыйлемханованың (укытучысы Н. Р Гыйльметдинова) "Авыл пейзажы" эше II дәрәҗә лауреат булды.
«Киезфест» фестивале лауреатлары әсәрләре күргәзмәсе 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.