+21 °С
Болытлы
Чара барышында китапханәче балаларга илебез һәм туган районыбыз турында сөйләде һәм аларның флаглары белән таныштырды. Артабан ул яшь имәлекуллыларга Чакмагышыбзның кайда урнашуы турында сораулар бирде һәм кызыклы фактлар белән уртаклашты, быел район үзәгебезнең 350 еллыгын билгеләвебез турында хәбәр итте, авылның тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган матур фотосурәтләрне күрсәтте.
Балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм фикер алышуда актив катнаштылар. Әлеге чара аларда кече Ватаны һәм аның тарихы өчен горурлык һәм ватнпәрвәрлек хисләре формалаштыруда ярдәм итте.