ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Культура и искусство
16 гыйнвар 2025, 07:35

Тормыш юлы – сабырлык һәм изгелек үрнәге

14 январь көнне Калмашбаш авылында игелекле гомер кичерүче Хәмдия Халит кызы Юнысовага 80 яшь тулды.

Тормыш юлы – сабырлык һәм изгелек үрнәгеТормыш юлы – сабырлык һәм изгелек үрнәге
Тормыш юлы – сабырлык һәм изгелек үрнәге



Бу көн Хәмдия Халит кызын белгән һәм хөрмәт иткән һәркем өчен чын бәйрәмгә әверелде. Калмашбаш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев юбилярны шушы мөһим юбилее белән котларга үзе килгән иде.
Аның котлау һәм ихтирам сүзләре Хәмдия апаның күңеленә үтеп кереп, күңелен күтәрде.
Котлау-тәбрикләү чарасыннан урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар юбилярга җылы программа әзерләгәннәр. Җырлар, биюләр, шигырьләр — болар барысы да туган көннең кабатланмас рухын тудырды.
Хәмдия Халит кызы зал уртасында елмаеп утырып, котлауларны, изге теләкләрне шатланып кабул итте. Аның күзләрендә шатлык балкып, йөрәге җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тулды.
Хәмдия Халит кызының тормыш юлы – сабырлык, зирәклек һәм изгелек үрнәге. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә һәм тирә-юньдәгеләр белән күңел җылысын уртаклашырга әзер. Бу юбилей аның өчен яңа шатлыклы вакыйгалар һәм озын гомер башлангычы булсын.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас