ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Культура и искусство
20 гыйнвар 2025, 09:15

Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы

Сыйрышбаш авылында Мусиннар гаиләсе бриллиант туйларын каршы алды.

Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символыАларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы


Гаилә – ул безнең тормышыбызны мәгънә һәм шатлык белән тутыра торган иң кыйммәтле бүләк.
Аларның гаиләсе – чын-чыннап бәхет һәм гармония символы. Сүз Сырышбаш авылында бер-берсенә озак еллар тугрылык саклаган Риф һәм Фәрәһия Мусиннар турында. Шушы көннәрдә алар «бриллиант туй»ларын билгеләп үтәләр. 60 ел бергә яшәгән парга Риф Ибраһим улы белән Фәрәһия Мирза кызы кайчандыр солист булган «Ахирәтләр» халык фольклор ансамбле үзенчәлекле концерт әзерләгән иде.
Чын йөрәктән башкарылган көйләр залны җылылык һәм шатлык белән тутырды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов һәм район Советы депутаты, «Алга» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәнис Маннанов юбилярларны әлеге күркәм вакыйга белән котладылар. Бу көнне Риф һәм Фәрәһия Мусиннар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.
Бәхетле парга авыл үсешенә һәм балаларны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтләрен белдердереп, сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге теләделәр.

Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Аларның гаиләсе – бәхет һәм гармония символы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас