Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, Бөтендөнья башкортлары Корылтае халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге әгъзасы, “Барон фермасы” фермер хуҗалыгы җитәкчесе, “Башкорт аты” оешмасына нигез салучы Айтуган Фәттахов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Чакмагыш районы башкортлары корылтаеның беренче рәисе Дамира Әлтәф кызы Казыйханова, Чакмагыш районы башкортлары башкарма комитеты әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары һәм активистлары катнашты. Утырышны район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлзия Ситдикова ачты һәм алып барды.
Иң тәүдә республика Башлыгы Радий Хәбировның Бөтендөнья Башкортлары Корылтаеның VI съездындагы чыгышының төп тезисларын һәм җыенның йомгаклары буенча кабул ителгән карар белән таныштырган башкорт Корылтаеның урындагы башкарма комитеты рәисе һәм әгъзаларының хисапларын тыңлап үттеләр. Гадәттәгечә, Корылтай утырышы планнар билгеләү, башкорт телен, мәдәниятен һәм милли йолаларын саклау һәм үстерү мәсьәләләрен карау өчен зур майданчыкка әверелде. Күп милләтле республикабыз халкының бердәмлеге, бу көннәрдә башкорт батальоннары составында Ватанны саклауда катнашкан яугирларгә ярдәм итү мөһим темага әверелде.
Корылтайда катнашучыларны сәламләп ясаган чыгышында Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызда төрле милләт вәкилләренең бер гаиләдәй дус һәм тату яшәве, милли, мәдәни үзәкләр үсешенә тукталды. Район җитәкчесе шулай ук берләшергә һәм бүгенге көндә МХО якларында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыярга кирәклеген ассызыклады. “Җиңел булмаган шартларда бер-беребезгә ярдәм аеруча әһәмияткә ия. Гуманитар ярдәм җыю – теләктәшлек һәм бердәмлек чагылышы. Соңгы ике ел эчендә чакмагышлылар ярдәм кулы сузарга, якыннарына ярдәм итәргә һәм илебез иңнәренә төшкән йөкне бүлешергә әзер булуларын күрсәтәләр. Моннан тыш, гуманитар ярдәм җыю халыкара хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуда төп роль уйный. Үзара ярдәм халыклар һәм мәдәниятләр арасында күперләр төзергә, тынычлыкка һәм тотрыклылыкка ярдәм итә”, – диде ул үз чыгышында.
Айтуган Илһам улы Фәттахов үзе белән таныштырып, эше турында сөйләп, башкорт токымлы атлар үрчетү һәм кымыз җитештерү, шул ук турист комплексын үстерү турында чыгыш ясады. “Бергәләп, тарихи хәтерне саклап, йолаларны тыгыз, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләп, милләтебезнең киләчәктә дә үсешен һәм ышанычлы киләчәген тәэмин итә алырбыз дип ышанам”, – диде ул.
Утырышның көн тәртибенә берничә, мөһим мәсьәлә чыгарылган иде.
Район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлзия Ситдикова милли мәгариф, туган телне өйрәнү дәресләрдә балалар күңелен рухи яктан камил итә, районыбызда иҗади эшләүче, яңа технологияләр кулланып эшләгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының тырышлыгын мактауга лаек, дип билгеләде. “Безнең районда Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты карарларын үтәү буенча эзмә-эзлекле эшчәнлек алып барыла, — диде Гөлзия Сабир кызы үзенең чыгышында.
Фикер алышуларда Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, Дуванәй ыруы вәкилләре башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызы Хәлимова, Чакмагыш районы башкортлары корылтае башкарма комитеты сәркатибе Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова, Чакмагыш гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Җәүдәт кызы Шәмсетдинова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенен башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмзия Әлфәрит Сәлахова, Рәмзилә Рәвил кызы Исламгалиева эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясады.
Дувәнәй ыруы Советы рәисе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова районыбызда яшәгән әлеге ыру вәкилләре, күренекле шәхесләре турында сөйләде, төбәкнең мәдәни һәм рухи үсешенә тукталды.
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Әлфәрит кызы Сәлахова катнашучыларны Бөтендөнья башкортлары корылтае халыкара иҗтимагый оешмалар берлегенең VI съезды резолюциясе белән таныштырды. Документта башкорт халкы алдында мәдәният, мәгариф һәм телне саклау юнәлешендәге мөһим бурычлар чагылдырылган.
Шушы ук мәктәпнең 7 А һәм 7 Б сыйныфы укучылары матур концерт номеры белән чарага ямь өстәде. Аларның чыгышы мәдәни мирасны саклауда сәнгатьнең әһәмиятен күрсәтте.
Утырышта катнашучылар башкорт мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән конкрет карарлар һәм фикерләр тәкъдим ителде. Алар арасында — мәктәпләрдә башкорт телен өйрәнү эшчәнлеген көчәйтү, җирле иҗат коллективларына ярдәм итү, мәдәни чаралар һәм фестивальләр оештыру. Башкорт мәдәниятен популярлаштыру өчен заманча технологияләрдән файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар башкорт телендә онлайн-ресурслар, видеодәресләр һәм белем бирү программалары булдыруның, шулай ук социаль челтәрләр аша мәдәни мирасны актив үстерүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Утырыш азагында катнашучылар уртак тырышлык белән башкорт мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклап кала һәм ныгыта алачакларына ышаныч белдерделәр. Алар бу гади булмаган, ләкин әһәмиятле эштә бер-берсенә ярдәм итүнең һәм бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Ихтирамлы ветераннарыбыз, корылтай әгъзалары һәм район хакимияте башлыгы белән аралашу бик файдалы булды.
Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) җәмәгать оешмалары халыкара берлегенең алтынчы съездында Чакмагош районы делегациясенең катнашуы турында делегатлар чыгыш ясады, киңәшләшү, фикер алышу булды.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышы белән тәмамланды.