Чын талантларны авылда туа, диләр. Авылның икмәккә ягып ашарлык саф һавасы, күңелләрне тынычландыра торган йөгерек сулы шифалы елгалары, ярсу йөрәккә шифа бирердәй талгын җиле сәбәпчедерме моңа? Мөгаен, шулайдыр. Безнең Чакмагыш ягы – талантларга бай төбәк. Яңа Балтач авылында туып үсеп, шушы авылда тырыш хезмәт салып, шушында игелекле гомер итүче талантлы, актив тормыш позицияле гүзәл затларның берсе Нурия Тимерхан кызы Әбдиева да әнә шундыйлардан.
“Башкортстаныбыз, башкалабызның үзенең легендар халык артисткасы булса, безнең дә үзебезнең бар!” – ди аның талантына, күпкырлы сәләтләренә сокланып, Нурияның сәхнәдәш дусты, 40 елдан артык Кыш бабай ролен башкаручы, үзе дә сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк, буш вакытында Яңа Балтач авылы мәдәният йорты сәнгать дөньясында кайнаучы Әнгам абый Әхмәтов.
Сәләтле райондашыбыз Нурия Әбдиева Яңа Балтач авылында өч балалы гаиләдә туып үсә. Әти-әниләре “Ленин” исемендәге колхозда хезмәт салган. Нурия иң өлкән бала буларак, ике энекәше өчен дә өлгеле апа була, аларны тәрбияләүдә катнаша. Әйткәндәй, энекәше дә апасы кебек күпкырлы талантка ия сәхнә кешесе, уңышлы эшләп йори. Җырлый да, бии дә, алып баручы ролендә дә сынатмый ул. “Апам бар яктан да сәләтле, актив кеше. Беренче сыйныфтан ук сәхнәдә. Сәнгатьтән тыш, ул спортка да гашыйк кеше. Төрле спорт ярышларында да еш катнашып, җиңүле урыннар яулап тора”, – ди аның турында энесе.
Нурия туган авылында 9нчы сыйныфны тәмамлагач Чакмагыш һөнәри училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә. “Ленин” исемендәге колхозда эшләп йөргән кызны туган авылындагы мәдәният йортына эшкә чакырып алалар. Биредә ул үзенең төп һөнәри вазыйфаларыннан тыш, барлык мәдәни чараларның да алыштыргысыз кешесе.
Нурия – чын халыкчан күпкырлы талант иясе. Бәйрәмнәрдә, театрлаштырылган тамашаларда, үзешчәннәр смотрларында ул алыштыргысыз җырчы, биюче дә, дистәләгән спектакльләрдә уйнап тамашачының мәхәббәтен яулап өлгергән авыл таланты да. Драма булсынмы, комедияме образны үзе тудыра, җиренә җиткереп, күңелгә кереп калырлык итеп башкарып чыга ала. Шуны да билгеләп үтәсем килә, үзешчән театр коллективларының “Театр-көзе-2024” район фестивалендә катнашкан өчен Яңа Балтач авыл биләмәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә Нурия Әбдиева район күләмендә иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы булып танылды.
Нурия Тимерхан кызы ике улы – 6нчы сыйныфта белем алучы Инсаф һәм 4нче сыйныфта укучы Эмиль өчен дә хәстәрлекле әни. Уллары да әниләре үрнәгендә актив булып үсеп киләләр, спортны, мәдәниятне яраталар.
“Мин 40 елдан артык Кыш бабай булам. Быел Нурия минем Карсылуым булды. Былтыр Флорид Бүләковның “Эх, күгәрченкәйләрем!” дигән спектаклен куйдык. Нурия анда район буенча “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә җиңүче булды. Ул рольләрне шулкадәр осталык белән башкара. Әле генә әби ул, әле генә лезгинка биергә төшеп китә, тавышы да көчле, матур җырлый. Аның белән уйнавы да күңелле, җиңел дә. Үзе оптимист, тормыш сөючән, авыр чакларында күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырыша, барлык булмышы белән эшенә чума. Ә тормыш булгач андый чаклар да булмый тормыйдыр.
Безнең арада халык арасыннан чыккан, шундый талантлы кешеләребез булуы сөендерә. Аны үзләренең мәдәният йортына эшкә чакыручылар да күп, тик без аны бер кемгә дә бирмибез, безнең Нуриябыз үзебезгә дә бик кирәк!” – диләр аның турында яратып, аның күпкырлы талантына сокланып, хезмәттәшләре, сәхнәдәш дуслары.