+22 °С
Яңгыр
Район халкы әлеге акциядә актив катнашты. Туган якны өйрәнүче райондашларыбыз Ринат Әхмәтгали улы Мостафин һәм Марат Габделислам улы Ахунов районыбызга багышланган үзләре язган китаплар, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре И.Р. Иргалиева һәм А.И. Дәүләтбаева улларының хәрби формасын музейга бүләк иттеләр. Шулай ук "Көнкүреш һәм этнография" экспозициясе көянтә, рәшәткә, аяк киеме чүкече, шырпы тартмалары коллекциясе һәм балалар китабы белән тулыланды. Музей әлеге акциядә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерә.