ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы

Үзешчән сәнгать осталары чыгышлары сокландырды

Районда үзешчән сәнгать коллективларының смотр концертлары фестивале тәмамланды. Быел алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы каһарманнарга багышланып, ватанпәрвәрлек рухында узды.

Үзешчән сәнгать осталары чыгышлары сокландырдыҮзешчән сәнгать осталары чыгышлары сокландырды
Үзешчән сәнгать осталары чыгышлары сокландырды

 


Шушы көннәрдә “Онытылмас еллар сулышы” исеме астында үткәрелгән үзешчән сәнгать осталарының смотр-бәйгесенең йомгаклау концерты булды.
Җыр-моң сөюче чакмагышлылар район мәдәният йортына җыелды. Сәнгать сөюче халыкның мәдәни дәрәҗәсен, авыл биләмәләрендә яшәгән кабатланмас талантларны ачыкларга районыбызда ел саен үткәрелә торган үзешчән сәнгать осталары смотры ярдәм итә. Быелгы смотрда авыл биләмәләреннән бик күп үзешчән артист катнашты. Сайлап алынган номерлар гала-концертта күрсәтелде. Гаилә ансамбльләрен, нәфис сүз осталарын тамашачы яратып кабул итте. Тере тавышка җырлау, биюләрдә сакланган борынгы традицияләрне күрсәтү дә смотр концертын милли бизәкләргә баетты.
Үзешчән артистлар арасында һәр ел смотр-фестиваль оештыру районыбызда күркәм традициягә әверелде. Җырчылар, биючеләр тамашачыны берсеннән берсе матуррак чыгышлары белән сөендереп тора. Быел да шулай булды.
Җыр-моң сөюче чакмагышлыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. “Күркәм гадәттән тайпылмыйча, быел да авыл клублары җыр-моңга күмелде. Үзешчән артистлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, моң бәйгесендә көч сынашты. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә – чын патриотларга рәхмәт. Ватанны саклаучылар елында уздырылган үзешчәннәр смотр концертлары – яугир якташларыбызга дан җырлау. Алар тиз арада туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын. Киләчәктә дә сәхнәләребез шулай гөрләп торсын, илебез имин-тыныч булсын, һәммәгез дә сәламәт булыгыз”, – диде ул.
Фестиваль-смотр нәтиҗәләре буенча авыл биләмәләрендә инструменталь, хореография һәм вокаль халык иҗатын саклап калу һәм алга таба үстергәннәре өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Онытылмас еллары сулышы " район халык иҗаты коллективлары фестиваленең беренче дәрәҗә лауреат Дипломы белән Имәнлекул авыл биләмәсе үзешчәннәре бүләкләнде.
Икенче дәрәҗәле Дипломнарга Калмашбаш һәм Тозлыкуш авыл биләмәләре үзешчәннәре лаек булды. Өченче дәрәҗәле Дипломнарга Чакмагыш, Тайняш, Яңа Коты авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать осталары ия булды.
Сәнгать сөючеләр шулай ук төрле номинацияләрдә бүләкләргә лаек булды.
“Иң яхшы ир-егетләр вокаль ансамбле” номинациясендә Тозлыкуш авыл биләмәсеннән Радик Гафаров җитәкләгән сәнгать коллективы җиңү яулады.
“Иң яхшы хатын-кызлар вокаль ансамбле” исемен Юмаш авыл биләмәсеннән Вера Фомина җитәкләгән коллектив алды.
“Иң яхшы дуэт” номинациясендә – Альмира Вәлиева, Рәфил Зиннәтуллин (Үрнәк авыл биләмәсе);
“Иң яхшы ир-егет тавышы”нда – Роберт Нәбиуллин (Рапат авыл биләмәсе);
“Иң яхшы хатын-кыз тавышы”нда – Нурия Әбдиева (Яңа Балтач авыл биләмәсе);
“Яшәү көче” номинациясендә Зөлфия Гатиятуллина ( Имәнлекул авыл биләмәсе).
Артабан сүзне муниципаль район хакимитянең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева алды. Ул «Онытылмас еллары сулышы» район үзешчәннәре сәнгать фестивалендә актив катнашканнары өчен халык иҗаты коллективларына мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Бу мактаулы бүләккә Юмаш, Рапат, Үрнәк, Иске Калмаш, Бәшир, Яңа Балтач, Рәҗәп авыл биләмәләренең иҗат коллективлары ия булды.
Фестиваль кысаларында эчтәлекле күргәзмә оештырганнары өчен Калмашбаш белән Юмаш авыл биләмәләре бүләкләнде.
Югары башкару осталыгы, милли мәдәниятне пропагандалау һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Онытылмас еллары сулышы» район фестивалендә актив катнашканы өчен «Иң яхшы халык бию ансамбле» номинациясендә район мәдәният йортының «Асыльяр» халык биюләре ансамбле бүләкләнде ( җитәкчесе Гөлшат Илшат кызы Галләмова).
«Иң яхшы ялгыз бию» номинациясендә – Илмир Юнысов (Имәнлекул авыл биләмәсе);
«Иң яхшы парлы бию»дә – Айнур Арсланов һәм Илина Муллаянова (Яңа Коты авыл биләмәсе);
«Иң яхшы кече бию коллективы” исемен – Тайняш авыл биләмәсе коллективы алды;
«Иң яхшы халык уен кораллары ансамбле» – Гамил Гали улы Хафизов җитәкләгән Имәнлекул авыл биләмәсе коллективы;
«Иң яхшы сәнгатьле уку остасы» – Зөлфия Исхакова (Имәнлекул авыл биләмәсе);
«Иң яхшы алып баручы» – Рәсүлә Сафиуллина ( Үрнәк авыл биләмәсе);
«Иң яхшы гаилә ансамбле» – Хәкимовлар гаиләсе ( Чакмагыш авыл биләмәсе);

Район мәдәният йорты директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова район үзешчәннәр смотр-фестивалендә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган бер төркем сәнгать сөючегә Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Сәхнәгә тугрылык» номинациясендә – Радин Мифтахов (Тозлукыш авыл биләмәе);
«Өмет» – Элина Басыйрова (Бәшир авыл биләмәсе);
«Иң күпмилләтле халык иҗаты коллективы» – Юмаш авыл биләмәсе;
«Эстрада вокалы» –Гәрәев Дамир Гәрәев (Рәҗәп авыл биләмәсе);
«Халык җыры» – Илнур Шәмсетдинов (Иске Калмаш авыл биләмәсе);
«Тамашачылар сөюе призы» – Булат Биктимиров (Үрнәк авыл биләмәсе);
«Фольклор биюе» – Чакмагаш гимназиясенең бию коллективы;
«Сәхнәгә тугрылык» – Айсылу Сәлимгәрәева ( Иске Калмаш авыл биләмәсе);
«Туган як» – Гөлфинә Ишморатова җитәкләгән «Моң» хатын-кызлар вокаль ансамбле (Рапат авыл биләмәсе);
«Бөек Русия» – “Березка” рус халык вокаль ансамбле (Чакмагыш авыл биләмәсе);
«Рухи тирәнлек өчен» – «Ихлас» хатын-кызлар вокаль ансамбле (Бәшир авыл биләмәсе);

Бүләкләү тантанасыннан соң концерт Калмашбаш авылы һәвәскәрләре һәм Тозлыкуш авылыннан килгән җырчы Марсель Мохтаровның чыгышы белән башланып китте. (Фольклор төркемнең җитәкчесе – Гөлсем Хаҗипова).
Концерт бер тында үтеп китте, район мәдәният йорты сәхнәсендә бу көнне иң-иңнәр чыгыш ясады. Ике сәгатьтән артык барган программа төрле иҗади номерларга бай булды: театральләштерелгән сәхнә күренешләре, патриотик җырлар, онытылмаслык музыкаль композицияләр, дәртле бию чыгышлары яңгырады. Үзешчәннәр залда чын күңелдән рухи атмосфера тудырды.

Фото галерея https://vk.com/album-149106081_306547187

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас