Барлык яңалыклар

Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды

Үткән бәйрәм ялында Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә эстетик гимнастика буенча зона ярышлар үтте.

Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды

 Аны яшь райондашларыбызны шушы спорт төренә җәлеп итеп, аның серләренә төшендерүче Жанна Михайловна Ковалева оештырып үткәрде. Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган бу нәфислек, матурлык бәйгесендә Чакмагыш, Илеш һәм Шаран районнарыннан алты дистәдән артык яшь гимнастка катнашты. Спорт бәйгесендә катнашучыларны һәм аларның көярмәннәрен муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Яшь гимнасткалар 4-6, 7-9, 10-12 яшь категориясендә шушы нәфис спорт төрендә осталыкта ярышты. Бәйге җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Шунысын да аерым билгеләп үтү артык булмас, районыбызның яшь гимнасткалары Башкортстан Республикасының Гимнастика федерациясе әгъзалары булып торалар һәм Гомумрусия, республика ярышларында призлы урыннар яулауга ирешәләр.

Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Нәфислек һәм матурлык бәйрәме булды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: