ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы

"Хатын-кыз - милләт анасы» конкурсы финалистлары бүләкләнде

Бүген башкалабыз Уфаның «Торатау» конгресс-холлында «Хатын-кыз - милләт анасы» IX Бөтенрусия конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

"Хатын-кыз - милләт анасы»  конкурсы финалистлары бүләкләнде"Хатын-кыз - милләт анасы»  конкурсы финалистлары бүләкләнде
"Хатын-кыз - милләт анасы» конкурсы финалистлары бүләкләнде

Конкурста Башкортстан Республикасының төрле районнарыннан, шулай ук Чакмагыш районыннан да муниципаль этапта җиңүчеләр катнашты. Биш бала әнисе - Юмаш урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы Ләйсән Мәгруфҗан кызы Рәфыйкова Рабига Кушаева исемендәге "Хатын-кыз - милләт анасы" медале белән бүләкләнде. Конкурста катнашучыларга Дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз!

"Хатын-кыз - милләт анасы»  конкурсы финалистлары бүләкләнде
"Хатын-кыз - милләт анасы» конкурсы финалистлары бүләкләнде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас