ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы

Кырым һәм Русия – бергә!

Бүген, 18 мартта, без яңа Русия тарихында мөһим вакыйгаларның берсен – Кырым белән Русиянең берләшүенең 11 еллыгын билгелибез.

Кырым һәм Русия – бергә!Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!


Аның Русиягә яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. 2014 елның 16 мартында Кырымның Русиягә кушылу мәсьәләсен хәл иткән референдум үтте. Ул чагында Кырым һәм герой – шәһәр Севастополь халкы илебез составына Русия Федерациясе субъектлары буларак кушылу өчен тавыш бирде.
2014 елның 17 мартында республика Югары Советы Кырымны бәйсез суверен дәүләт дип игълан иткән карар кабул итте, ә инде икенче көнне Русия картасында ике яңа төбәк барлыкка килде. Кырымның үзендә бу бәйрәмне шулай ук нацизмнан азат ителү көне дип атыйлар.
18 мартта исә Кырымның Русия составына кайтуы Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында кул куелган халыкара килешү нигезендә теркәлде. Кырым Республикасында бу көн дәүләт бәйрәме булып тора. Кырымның Русия составына кайтуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен уртак бәйрәм.
Әгәр тарихка күз салсак, Кырымның Русия дәүләте составына керү тарихы XVIII гасырда башлана. Русия үзенең көньяк (Кара диңгез буе) чикләре өчен Госман империясе белән көрәш алып бара. Ул вакытта Кырым ханлыгы Госман империясенең вассалы булган.
Кара диңгез төбәгендә дәүләтләр мәнфәгатьләренең бәрелеше урыс-төрек сугышларына китерә, нәтиҗәдә Кырым, Тамань һәм Кубань Русия империясе составына керә. Кырымның Русия империясенә кушылуы императрица Екатерина II үткәргән максатлы тышкы сәяси линия нәтиҗәсе була. 2019 елдан башлап 19 апрельдә тагын бер истәлекле яңа дата – Кырым, Тамань һәм Кубаньны Русия империясе составына кабул итү көне (1783 ел) билгеләп үтелә. Истәлекле датаны билгеләү Кырым ярымутравының Русия дәүләтенә керүенең тарихи дәвамлылыгын ассызыклый. Кырымда 18 мартта билгеләп үтелүче бәйрәм (Кырымның Русия белән кушылу көне) белән бергә, бу дата Русиянең территориаль бөтенлеге принципларының какшамас булуына, шулай ук тарихны һәм тарихи хәтерне хөрмәт итүгә, 2014 елның мартындагы вакыйгаларның нигезле булуын ассызыклауга юнәлтелгән.
Кырым һәм Севастопольнең Русия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Берләшкәннән соң үткән 11 елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде. Илебез Президенты Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлдә аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирде.

Башкортстан Кырымга барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм күрсәтә. Ике республика арасында барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек дәвам итә.
Бу вакыйга тарихка «Кырым язы» исеме белән кереп калды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район мәдәният йорты алдында күркәм чара үтте. “Бүген без Кырымның Русия белән берләшү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн милли бердәмлек символы булып тора. Соңгы 11 елда икътисади, социаль, гуманитар-хокукый юнәлешләрдә күп эшләр башкарылды. «Кырым язы» кешеләрне яхшы ният белән берләштерде һәм яңа башлангычларны тормышка ашыру өчен илһам бирәчәк. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, Туган илебезнең иминлеген, чәчәк атуын телим. Бәйрәм белән сезне!” – диде чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, бәйрәм белән тәбрикләп.
Чара “Гармония”, “Березка” рус вокаль ансамбле, Айсылу Такыянузова, Лиана Хәбибуллина, Юлия Хәкимова, Руслан Әбдиев чыгышлары белән үрелеп барды. Барлык чыгышлар да ватанпәрвәрлек, Туган илгә сөю, халыклар дуслыгы хисләре белән сугарылган иде. Мондый чаралар илебез өчен мөһим әһәмияткә ия, Туган илгә сөю тәрбияли, халыкны берләштереп, анык максатларга туплый.

Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Кырым һәм Русия – бергә!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас