Күптән түгел Чакмагыш гимназиясендә башкорт, татар, рус телләрен туган тел буларак өйрәнүче Сөмбел Ринат кызы Котдусова җитәкчелегендәге 3Г сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре өчен чираттагы күркәм чара – якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Мәснәви кызы Әблиева белән җылы очрашу оештырылды. Аларга Башкортстан китап нәшриятында балалар өчен басылган “Ташбака – уңган апа” китабы тәкьдим ителде. Гимназиянең туган телләр укытучысы Зәбидә Яъфәр кызы Сираева тарафыннан оештырылган әлеге чара бу юлы да бик матур һәм оешкан төстә узды.
Иң тәүдә тамашачылар игътибары экранга юнәлтелеп, Люция Әблиеваның “Башкортстаным” шигыренә видеоязма тәкъдим ителде. Якташыбыз үзенә генә хас моңлы тавышы, ихласлыгы, хисчәнлеге белән һәммәсен дә үзе иҗат иткән шигырен укып илһамландырды, кызлар һәм малайлар белән дустанә, җылы бәйләнеш булдырды.
Районыбызның Тозлыкуш авылында туып үскән, Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташ язучы, шагыйрә, күп китаплар, җырлар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева биредә җыелучылар белән ихлас диалог корып, үзе белән якыннанрак таныштырды. Ул барысы белән дә шундук уртак тел тапты, ихласлыгы, сөйкемлелеге, ягымлы карашы белән балаларның гына түгел, әниләрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итте. Белгечлеге буенча юрист, әмма законлы эш белән иҗатны бәйләп баручы юрист туган телләрдә иҗат дөньясына алып керде, гади дә, кызыклы да, шул ук вакытта ихласлык белән сугарылган мәгънәле шигырьләре аша яшь буында матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
Балалар шагыйрәнең әниләр турындагы шигырьләрен өч телдә – рус, башкорт, татар телләрендә яттан сөйләп ишеттерделәр. Матур чара шулай ук алар башкаруында җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. “Гимназия укучылары бар яклап та килгән, алар янында артистлар бер якта торсын!” – дип сокланды аларның чыгышларын күзәтеп якташыбыз.
Үз чиратында Люция Мәснәви кызының да талгын гына, сыгылмалы хәрәкәтләр белән башкорт кызлары биюен башкарып килеп чыгуын да алар яратып кабул итеп, аның күпкырлы талантка ия булуына соклану хисләре кичерде. Якташыбыз бу юлы да буш кул белән килмәгән иде – балаларга тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр, автограф белән китаплар, журналлар бүләк итте.
Җылы очрашу укучылар белән бергәләп Люция Әблиева сүзләренә Кушнаренко районында иҗат итеп яшәүче Роза Якупова көй язган “Мәктәбем” җырын башкару белән тәмамланды. Чара яшь буында милли үзаң булдыруда, укучыларыбызның сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия булып, туган телебезне яратырга, аны сакларга өндәде. Ул, һичшиксез, балалар күңелендә матур истәлек булып сакланыр.