ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно

Бөек җырчы, гасыр җырчысы

Чакмагыш районы – талантлы кешеләргә бай, данлыклы як.

Бөек җырчы, гасыр җырчысыБөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы

Бәрәкәтле төбәктән бихисап күренекле шәхесләр чыккан. Шулар арасында якты йолдыз булып янган, үзенә генә хас башкару осталыгына ия булган легендар якташыбыз, РСФСРның атказанган, БАССР халык артисты – Илфак Мөҗип улы Смаков та халык сөюен яулап, районыбыз данын еракларга танытты. Башкортстанда җыр сәнгатен бөек үрләргә күтәргән искиткеч талантлы якташыбызның тууына 85 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында «Җырда калсын безнен гомерлер» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Әлеге чараның сценариен төзеп, аны оста итеп алып баручы халык иҗаты буенча методист Луиза Фрит кызы Ишморатова кичәнең җанлы, ямьле үтүенә бар көчен салды. Ул тамашачыларны мәшһүр якташыбызның балачагы, яшьлек еллары, тормыш юлы белән таныштырып, аның турындагы якты хәтирәләр белән уртаклашты. Чарада бөек якташыбызның тормыш иптәше Асия Вафир кызы Смакованың, туганнарының, иҗатын сөючеләрнең да катнашуы аның гаиләсе өчен дә, тулаем җәмгыять өчен дә әһәмиятен ассызыклады. Кичә дәвамында Илфак Мөҗип улының рухы хөрмәтләнде, күңел сандыгындагы хәтирәләр барланды. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендә таныша аласыз.

Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Бөек җырчы, гасыр җырчысы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас