ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно

Китапны ачсаң, могҗизалар башлана

Менә инде күп еллар Балалар китабы атнасы илебез китапханәләренә һәр март саен килә һәм китап сөюче балаларны сөендерә.

Китапны ачсаң, могҗизалар башланаКитапны ачсаң, могҗизалар башлана
Китапны ачсаң, могҗизалар башлана

Балалар китабы атналыгы – китапка гашыйк булган кызыксынучан балалар өчен искиткеч күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Аның иң беренче атнасы Мәскәүдә ерак 1943 елның мартында Кремльдәге Колонналар залында уза. Бөек Ватан сугышы барган бу авыр вакытта өлкәннәр балалар өчен матур бәйрәм оештыра. Шуннан бирле Балалар китабы атналыгы яхшы традициягә әверелеп, ел саен илебезнең шәһәр һәм авылларында уза. 22 мартта «Мәдәният» милли проекты чикләрендә оештырылган Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә кызлар һәм малайлар өчен «Китапны ачсаң, могҗизалар башлана» дип аталган китап атналыгы ачылды. Чарага Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары килде. Балалар танылган балалар язучысы Лев Кассиль уйлап тапкан «Китапның туган көне»нең барлыкка килү тарихын белделәр. Укучылар китаплар һәм уку турында матур шигырьләр укып ишеттерделәр. Алар шулай ук бик теләп кызыклы һәм көлкеле уеннарда катнаштылар. Чарада катнашучылар китапханәчеләрнең сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар китабы атналыгы – яшь буын өчен әдәбиятны популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия акциясе. Бу чара кызыклы гына түгел, ә бик фәһемле дә булды, балаларны киләчәктә дә гаҗәеп әсәрләр һәм аларның геройлары белән очрашуларга рухландырды.

Китапны ачсаң, могҗизалар башлана
Китапны ачсаң, могҗизалар башлана
Китапны ачсаң, могҗизалар башлана
Автор:Фируза Хаҗиева, Иске Калмаш авылы модельле китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас