+21 °С
Болытлы
Алар мавыктыргыч итеп Нәүрүз бәйрәменең тарихы һәм үзенчәлекләре, халкыбызның гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар турында сөйләделәр. Шулай ук бу көнне өлкән буын кешеләренә карата ярату, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеге турында җиткерелде. Балалар өчен «Түбәтәй», «Кашык белән йомырка ташу», «Очты-очты» һәм башка яраткан милли татар уеннары һәм ярышлары үткәрелде. Әлеге бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле командалар арасындагы ярышлар булды. Чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, күңел ачтылар, яз килүгә шатландылар. Бәйрәм ахырында һәммәсе дә кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйланды.