Иске Калмаш авылы мәдәният йортында шигърияттә үз йолдызын эзләп, әдәбиятыбызны фәлсәфи шигырьләре белән баетучы шагыйрь-журналист, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар әгъзасы, Яңа Мортаза авылында туып үскән якташыбыз Рим Зиннәтулла улы Идиятуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган Шагыйрь гомере – йөрәк яме, янып яшәү белән үлчәнә” дип исемләнгән хәтер һәм кадер кичәсе узды. Аның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзит-журналларында басыла. Ул – татар һәм башкорт телләрендә басылган биш китап авторы. Кичәдә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, шагыйрьнең рухын кадерләп, Уфа шәһәреннән “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Флүн улы Гәрәев, “Өмет” гәзите корреспонденты, якташыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңмәгълүмәт хезмәткәре Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина да катнашты.
Кичәне алып баручы халык иҗаты буенча методист Луиза Фрит кызы Ишморатова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълумат җиткерде, Рим Идиятуллинның иҗат юлы исем генә түгел, ә тирән шигъри фикер һәм тормышка ихлас мөнәсәбәт символы булуы турында сөйләде. Ул әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын үзенең шигырьләрендә кешенең шатлыкларын да, кайгыларын да, хыялларын да, эчке кичерешләрен дә чагылдырып тоемлый белгән. Кичәне алып баручы Луиза Фрит кызы Ишморатова билгеләп үтүенчә, исән булса, 23 февральда аңа 85 яшь тулыр иде, матур гомер бәйрәмен ул якташлары белән бергә үткәрер һәм сүзен “Киткәннәргә үпкә белдермәгез” шигыре белән башлап җибәрер иде. Әлеге чарада бу шигырьне сәнгатьле итеп Денис Мансуров укып ишеттерде.
Чарада якташыбызның иҗатын сөючеләр һәм Чакмагыш районының «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары аның шигырьләрен укыдылар. Район мәдәният йорты коллективының аның шигырьләренә язылган җырларны башкаруы да беркемне дә битараф калдырмады. Р.Идиятуллинның шигырьләре яңа буын шагыйрьләрне рухландыра. Ул – шагыйрь генә түгел, ә чын рухи юл күрсәтүче, аның шигырьләре тормыш мәгънәсе, мәхәббәт һәм югалтулар турында уйланырга мәҗбүр итә. Аның поэзиясе укучыларның йөрәкләрендә яшәвен дәвам итә, аларны уйларга һәм иҗатка рухландыра.
Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендә укый аласыз.