Иҗат – бернинди чикләүләр белми. Вакыт азлыгына да, эш күплегенә дә карамыйча, күңелдә бөреләнгән шигырьләр дәфтәр битләренә төшә дә төшә. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган үзешчән шагыйрә, тугыз китап авторы Рәсимә Гыймран кызы Ильясованың күңел хәзинәсе дә әнә шундый мул, тирән һәм үзенчәлекле.
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә районыбызның шәрәфле шәхесе, гомерен игелекле хезмәткә –яшь буынга төпле белем бирүгә багышлаган, бүген дә райондашлары, авылдашлары күңеленә матурлык орлыклары салучы күркәм зат, мәгариф ветераны, тынгысыз җанлы, Вазих Исхаков исемендәге премия лауреаты, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” исемен йөртүче, Рапат авылында игелекле гомер йомгагын сүтүче шагыйрә Рәсимә Гыймран кызы Ильясованың иҗат кичәсе узды.
Тулырак: алдагы саннарда.