

Район үзәгендәге “Кояшкай” 6нчы балалар бакчасының педагоглары аны һәрвакыт мөмкин кадәр яктырак, тәрбияләнүчеләр күңелендә калырлык фәһемле итеп үткәрергә омтыла. Быелгы язда да балалар бакчасының төрле яшьтәге балалар йөргән төркемнәрендә әлеге көн уңаеннан күркәм тематик чаралар үтте. Тәрбиячеләр кечкенәләр белән әңгәмәләр вакытында халык мәдәниятенең олы байлык, ата-бабалардан килгән мирас булуы турында сөйләделәр. Кызлар һәм малайлар милли киемнәрне киеп кара, халык уеннарында кызыксынып катнаштылар. Мондый чаралар зур әһәмияткә ия булып, үсеп килүче яшь буында төрле милләтләргә, аларның тарихы һәм мәдәниятенә ихтирам, барлык милләтләрнең мәдәниятләрен хөрмәт итү, дуслык-татулык тойгыларын тәрбияләүгә булышлык итә.