

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән төбәктә 2020 елдан башлап Милли костюм көне билгеләнә. Ул елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үтә. Милли костюм һәр халык мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора. Ул кием генә түгел, ә олы бөтен тарих. Һәм бу тарих милләтнең гореф-гадәтләре турында сөйли ала. Бу бәйрәм Башкортстанда гомер итүче халыкларның мәдәниятенә һәм тарихына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек ача. Быелгы язда ул 18 апрельдә билгеләнә. Бу бәйрәм һәркайсыбызга ата-бабаларыбызның мәдәни мирасы байлыгын аңларга ярдәм итә, теге яки бу милләт вәкиле булуның мөһимлеге турында искәртә. Безнең республикабызда 160тан артык милләт вәкилләре гасырлар дәва мында татулыкта-дуслыкта гомер итә. аларның һәркайсының үзенчәлекле мәдәни йолалары, чагу бәйрәмнәре, аш-су традицияләре һәм, әлбәттә инде, кабатланмас милли костюмнары бар. Гармонияле үсемлек элементлары, үрмәгөл-чәчкәләр мотивлары яки чагу геометрик чигүләр – болар барысы да тарих һәм традицияләрнең җанлы символлары, аларга ата-балаларыбызның тормышы, йолалары һәм ышануларына бәйле тирән мәгънә салынган. Күпмилләтле районыбызда, республикабызда яшәүче барлык якташларыбызны шушы күркәм бәйрәм – Милли костюм көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көнегез ямьле үтсен, халыкларыбызның яңа традицияләре һәм йолалары белән танышудан барлыкка килгән бай мәдәни мирасыбыз өчен горурлык хисләренә бай булсын, дип телибез. Елдагыча, районыбызның мәдәният һәм мәгариф учрежде ниеләрендә бу көннәрдә Милли костюм көненә багышланган күп кеше катнашлыгындагы күп төрле чаралар үтә. Алар яшь буынны халык мәдәни мирасы өлгесендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә һәм мөһим әһәмияткә ия.