ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
18 апрель 2025, 10:10

Милли костюм көненә багышлап

Бүген, 18 апрельдә, республикабызда иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Башкортстан халыклары Милли костюмы көне билгеләп үтелә.

Милли костюм көненә багышлапМилли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап

 Аңа 2020 елда нигез салынды һәм ул елына ике тапкыр – апрельның өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә.
Бәйрәм республика халкына Башкортстан халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә. Әлеге дата чикләрендә районда төрле чаралар уза. Шундый чараларның берсе район мәдәният йортында да узды. Биредә тамашачылар өчен матур концерт оештырылды.
“Барлык мәдәни чараларда милли костюмнар ярдәмендә халкыбызның милли үзенчәлеге күрсәтелә. Без бүген район мәдәният йортына, Балалар сәнгать мәктәбенә яшь буынны кечкенәдән мәдәнияткә өйрәтүләре һәм костюмнарда милли үзенчәлекне, матурлыкны күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук без бүген үзебезнең мастер-дизайнерларыбызга да рәхмәт белдерәбез, алар костюмнарда халыкларның төрле үзенчәлекле элементларын чагылдыралар. Костюмнар турындагы хәтер беркайчан да югалмаячак. Барыгызга да тарихыбызны онытмаска һәм милли киемдә сәхнәдә балкып торырга телим”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, һәммәсен дә бәйрәм белән котлап.
Бәйрәм концертында катнашучылар милли костюмнарда биюләр, җырлар белән чыгыш ясадылар, гармун моңнарын яңгыраттылар.

Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Милли костюм көненә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас