Һәр елны 29 апрельдә дөнья күләмендә Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге гамәлгә куя. Ул “заманча балет атасы” – француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерраның (1727—1810) туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана. Аның төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора.
Район мәдәният йортында да әлеге датага багышлап күңелле һәм истә калырлык матур концерт оештырылды. Анда Балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева, Рәйлә Нәгыймулла кызы Нуриханова һәм Нәфисә Ишдәүләт кызы Әшәрәпова җитәкчелегендә хореография бүлеге укучылары катнаштылар.
– Сез бүген иң матур бәйрәмгә килдегез. Тән белән дә, җан белән дә биеп яшәү сәләтенә бары тик якты, талантлы кешеләр генә ия. Бию – ул хәрәкәт кенә түгел, бию – ул күңел очышы, хис-кичерешләр, тәэссоратлар. Балалар, мин бүген сезгә үз хәрәкәтләрегезгә тылсым өстәп, биюләрегезгә тамашачыларны гашыйк итүегезне һәм аларның күңелен яулавыгызны телим, – диде Балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, һәммәсен дә Халыкара бию көне белән тәбрикләп.
Концерт дәвамында бер-бер артлы чыккан бию коллективлары матур, чагу, дәртле биюләрен тамашачыларга тәкъдим итте. “Шатлык”, “Искорки”, “Дуслык”, “Радуга”, бию ансамбльләре тамашачыларга төрле стильләрдә һәм юнәлешләрдә оста итеп биюләр белән чыгыш ясадылар. Дарина Мәкъсүтова башкаруында (җитәкчесе Э.Ә. Сәетгәрәева) башкорт биюе дә һәммәсененең күңеленә хуш килеп, көчле алкышлар белән озатылып барды. Барлык бию коллективлары да югары дәрәҗәдәге осталыкка һәм талантка ия булуларын дәлилләделәр.
Бәйрәмнәре уңаеннан барлык биючеләрне һәм аларның җитәкчеләрен, бию яратучы кешеләрне котлыйбыз, сәламәтлек, һәр көнне бу сәнгатьнең яңа чикләрен ачуларын, хыялланып яшәүләрен һәм йөрәкләрендә бию энергиясе беркайчан да туктатып тормауларын телибез.