ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
29 апрель 2025, 10:45

Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып

26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көн. Ул халкыбызның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Тукай – безнең телебезнең, әдәбиятыбызның чишмә башы. Балаларыбызда аның сулмас, мәнгелек бай иҗатына сабый чактан мәхәббәт уяту – безнең бурычыбыз.

Осталыклары һәм сәләтләре белән балкыпОсталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
 
  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Уфаның «Нур» дәүләт татар театрында  «Тукай моңнары-2025»  XIII  Бөтенрусия укучылар конкурсының финал этабы   узды. Ул яшь буынга нәфис уку сәнгатенә мәхәббәт, туган телдә нәфис сүзгә әдәби зәвык тәрбияләү, Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру максатында үткәрелде. Бәйгедә катнашуга 600дән артык эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 120се финал этабына үтте. Анда безнең районнан да туган телгә гашыйк, Тукаебыз иҗатын сөюче балаларның катнашып, уңышлар яулап кайтуы – аеруча зур сөенеч.  
Чакмагыш гимназиясенең 5”б” сыйныфы укучысы Нурия Шәймөхәммәтова туган телләр укытучысы Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева җитәкчелегендә  «Тукай төрле телләрдә»  номинациясендә җиңүче булды һәм   I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Нурия Габдулла Тукайның  «Театр»  шигыре белән оста итеп чыгыш ясап, сәхнә мәдәнияте, сәнгатьлелеге, башкару осталыгы буенча жюри тарафыннан иң югары бәһага лаек булды. 
Конкурсның финалына Нурияның бертуган энесе – “Шатлык” Чакмагыш 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Данияр Шәймөхәммәтов да ( җитәкчесе Илсөяр Рабис кызы Сәләхова) үтте. Ул "Тукай төрле телләрдә. Татар теле"  номинациясендә үз яшь категориясендә җиңүче булды һәм  I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Данияр да жюри әгъзаларынан  тик макталу сүзләре генә ишетеп, таланты белән сокландырды.
  Иске Калмаш урта мәктәбенең өч укучысы да әлеге фестиваль-бәйгенең финал этабында катнашып,  уңышлары белән сөендерделәр. Алар “Тукай сүзе төрле телләрдә” һәм “Гамьле дөнья” номинацияләре буенча бу турга үттеләр. Ризана  Кудашева  I нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкчесе  Рәйфә Әмирҗан кызы Макулова ), Милия   Гыйләҗева  III нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкчесе  Рәйфә Әмирҗан кызы Макулова), Карина Акмалова  III   нче дәрәҗәдәге Дипломга (җитәкчеләре  Ирина Фәнүр кызы Сухова һәм Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова) лаек булдылар.
“Тукай моңнары” бәйгесеннән соң бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салынды, “Язларда кайта Тукай” дигән театрлаштырылган җырлы-моңлы тамаша үткәрелде.
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларга, тәрбиячеләргә,  әти-әниләргә  зур рәхмәт. Конкурста җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади үрләр яулауларын телибез. Иҗатыгыз һәм талантыгыз тирә-юньдәгеләр өчен  һәрвакыт сөенеч һәм илһам чыганагы булсын.
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Осталыклары һәм сәләтләре белән балкып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас