

Үзәкнең иҗат берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр матур программа тәкъдим иттеләр. «Иҗат дөньясы» (җитәкчесе А.Р Гыйльметдинова), «Тылсымлы дөнья» (җитәкчесе Г.А. Фәтыйхова), «Иҗат салават күпере» (җитәкчесе З.З. Гәрәева), «Шкатулка серләре» (җитәкчесе М.Р. Муллаянова), «Өч төен магиясе» (җитәкчесе Г.М. Баева), «Караш» (җитәкчесе Г.Р. Макулова) берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләреннән әзерләнгән күргәзмәләр концерт залына кергән мәйданда бәйрәм рухы тудырдылар.
Тамашачыларга бәйрәм бүләк итү өчен әлеге концертны оештыруда укучылар, ата-аналар, педагоглар тарафыннан зур эш башкарылды. Концерт программасы егерме өч номердан торды. Үзәк коллективлары тамашачыларга уку елының йомгаклау чыгышларын күрсәттеләр. Тамаша залы педагоглар, әти-әниләр, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, нәнәй-картәтиләр белән тулы иде.
Чара башында Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова концертта катнашучы барлык балаларны, педагогларны һәм тамашачыларны иҗат һәм талант бәйрәме белән котлады, югары сыйфатлы хезмәтләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, район патриотик конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары тапшырды.
Тамашачылар көчле алкышлар белән «Ритм» бию номерларын (җитәкчесе А.А. Ханнанова), 4 нче балалар бакчасының «Непоседы» төркеме (җитәкчеләре Л.Р. Миниярова, М.Р. Әхмәдуллина), Имәнлекул урта мәктәбенең «Акбүзат» бию студиясе (җитәкчеләре Р.М. Байморатов, Л.Р. Байморатова), Калмашбаш авылының «Санрайз» ансамбле (җитәкчесе В.Ш. Гыймаева) бию коллективларының чыгышларын каршы алдылар.
6 нчы санлы «Елмаю» балалар бакчасы (җитәкчеләре С.Ф. Әхмәтшина, И. Р. Галиуллина), Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир авылы (җитәкчесе Р.Р. Макулова), Калмашбаш урта мәктәбенең «Гүзәл» ансамбле (җитәкчесе Г.Х. Хаҗипов) иҗат коллективлары театр куелышларының характерын һәм мәгънәсен тамашачыларга җиткерә алдылар.
Концерт программасын «Аккорд» иҗат берләшмәсе вокалчылары бизәде (җитәкчесе А.Д. Такыянузова). Җыр чиксез зур музыка дөньясында әһәмиятле урын алып тора. Балалар төрле жанрдагы әсәрләрне башкардылар: программада ялгыз номерлар, берничә тавыш һәм хор чыгышлары яңгырады. Концерт дәвамында алар тамашачыларга дәртле һәм якты җыр композицияләре бүләк иттеләр.
«Яшь алып баручылар мәктәбе» иҗат берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчесе Л.Д. Әхмәдиева) Ватан, ватанпәрвәрлек турында эчтәлекле шигырьләр укыдылар. Бәйрәм концерты тамашачылар күңелендә матур хис-кичерешләр калдырып, бер сулышта узды.